erid:2VtzquqpS7d
Эдуард Вафин эш визиты белән Арча районында булды
Арча яңалыклары

Эдуард Вафин эш визиты белән Арча районында булды

Арча районына эш визиты белән Россия Пенсия һәм социаль иминиятләштерү фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин килде.

Визит барышында кунаклар Россия Социаль фондының Арча районындагы клиентлар хезмәте эшчәнлеге белән таныштылар. Шулай ук «Актив озын гомер» проекты кысаларында, «Озак һәм актив тормыш» илкүләм проекты ярдәме белән эшләүче «Седая юность» өлкән буын вәкилләре белән аралашу үзәгендә булдылар.

Биредә тормыш гөрли. Өлкәннәр, ветераннар махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә зур өлеш кертә. Алар көн саен маскировка челтәрләре үрә, коры душлар һәм окоп шәмнәре әзерли, шулай ук алгы сызыктагы хәрбиләр өчен кирәк-яраклар җыя.

Район җитәкчелеге Эдуард Яфасович Вафинга визиты һәм ачык, эшлекле диалог өчен рәхмәт белдерде. Өлкән буын вәкилләренең фидакарь хезмәте һәм игелекле эшләре аерым хөрмәткә лаек.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев