erid:2VtzquqpS7d
«Әкият илендә кунакта»
Сезнең хатлар

«Әкият илендә кунакта»

8 сентябрьдә Татарстанда «Әкият көне» республика акциясе уздырыла. Бу чара Россия халыклары телләре көненә багышланган.

Акцияга кушылып Арчаның 11 нче балалар бакчасында гаҗәеп, тылсымлы бер көн — Әкият көне узды. Бу көнне балалар гына түгел, хәтта әниләр дә ниндидер тылсым көтеп балалар бакчасына ашыктылар. Әкият иленә балалар үзләренең яраткан әкият геройларының киемнәреннән килделәр. Биредә батыр Кәҗә белән Сарыкны да, тапкыр Шүрәле белән Су анасын да, кечкенә Машаларны да очратырга мөмкин иде. 

Бәйрәм дәвамында балалар, әниләр өчен төрле кызыклы уеннар, бәйгеләр оештырылды. Бу көннең иң дулкынландыргыч өлеше — «Кәҗә белән Сарык» әкиятен сәхнәләштерү булды. Балалар үзләрен чын артистлар кебек хис иттеләр: алар сүзләрне яттан сөйләделәр, хәрәкәтләрне табигый башкардылар. Тамашачыларның алкышлары аларның күңеленә зур шатлык өстәде.

Әкият көнендә балалар матур бәйрәм уздырды

Әкият көне балаларга күңел ачу гына түгел, дуслык, ярдәмчеллек һәм игелеклелек кебек сыйфатларның мөһимлеген дә тагын бер кат искә төшерде. Әкият дөньясы аша алар яхшылыкның һәрвакыт явызлыкны җиңүенә тагын бер кат инандылар. 

Шүрәле остаханәсендә әниләр белән балаларның әкиятләргә битлекләр ясауы бәйрәмебезгә тагын да җылылык өстәде, бу тылсымлы көн һәр баланың күңелендә якты һәм онытылмаслык бер хатирә булып уелып калды.

Җәләлеева Гөлгенә Мулланур кызы, Миннебаева Алия Тахир кызы
Арча шәһәренең 11 нче балалар бакчасы тәрбиячеләре.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев