erid:2VtzquqpS7d
Арча районында 6410 тоннасы сенаж салынды
Арча яңалыклары

Арча районында 6410 тоннасы сенаж салынды

Күп тә булсын, витаминлы да булсын

Белгечләр үсемлекләр чәчәккә бөреләнгәндә витаминнарның иң күп вакыты, диләр.

Район хуҗалыклары быел 188933 тонна сенаж салырга тиешләр. 4 июньгә шуның 6410 тоннасы салынды. “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәте – 2463, “Яңарыш“ – 1860, “Северный“ ширкәте 1000 тонна салды инде. “Кырлай“, “Заря“, “Байрак“ ширкәтләре дә сенаж салуга кереште.

Моңа кадәр сенажны арыш белән тритикале культураларыннан салсалар, хәзер күпьеллык үләннәр дә өлгерде. Белгечләр үсемлекләр чәчәккә бөреләнгәндә витаминнарның иң күп вакыты, диләр.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев