Арча районында этләрне теркәү дәвам итә
Арча районында яшәүчеләр өчен йорт этләрен теркәү таләбе узган елдан башлап мәҗбүри тәртиптә кертелде. Татарстан Республикасы буенча әлеге чаралар йорт хайваннарының иминлеген тәэмин итүгә һәм җәмәгать тәртибен саклауга юнәлдерелгән.
Чараны тормышка ашыруны дәүләт ветеринария хезмәтләре оештыра. Этләрне дәүләт ветеринария клиникаларында, күчмә пунктларда, шулай ук шәхси хуҗалыкларда терлекләрне планлы тикшерү вакытында теркәргә мөмкин.
Микрочип кертү — этне идентификацияләүнең иң ышанычлы ысулы. Ул хайван югалган очракта хуҗасына кире кайтаруны җиңеләйтә. Моннан тыш, рәсми теркәү чит илгә чыгу өчен ветеринария паспорты рәсмиләштерүдә мәҗбүри шарт булып тора. Процедура авыртусыз һәм хайван сәламәтлеге өчен куркыныч тудырмый.
Арча районы дәүләт ветеринария берләшмәсендә билгеләп үтелгәнчә, теркәү системасы йорт хайваннары исәбен алып барырга һәм хуҗаларында алар өчен җаваплык формалаштырырга ярдәм итә.
Этне теркәү өчен Россия Федерациясе гражданины паспорты, ИНН һәм СНИЛС таләп ителә. Хайванны шәхси клиникада чиплаткан очракта, мәгълүматларны дәүләт ветеринария табибына кертү өчен өстәмә мөрәҗәгать итәргә кирәк. 2026 елның 1 маена кадәр микрочиплау бәясе 350 сум тәшкил итә.
Контроль максатларында профильле хезмәтләр тарафыннан даими рейдлар үткәреләчәк. Теркәү таләпләрен үтәмәгән өчен беренче очракта кисәтү яисә 2 меңнән 4 мең сумга кадәр штраф каралган. Ел дәвамында кабатланган очракта штраф күләме 5 мең сумга кадәр җитә.
Өч айдан өлкән эт сатып алган очракта, хуҗа аны 30 көн эчендә теркәргә тиеш. Көчекләр исә өч ай тулганчы чипланырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев