erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арча районында яңа җитәкче билгеләнде

3 апрельдә дүртенче чакырылыш Арча район Советының 48нче чираттан тыш утырышы булды.

Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Утырышта Арча район башкарма комитеты җитәкчесе вәкаләтләрен срогыннан алда туктату, Арча район башлыгы, район Советы депутаты И.Г.Нуриевның вәкаләтләрен срогыннан алда туктату, Арча район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручыны билгеләү, Арча район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаруга конкурс игълан итү, район башкарма комитеты структурасына һәм муниципаль хезмәт вазыйфалары реестрына үзгәрешләр кертү, Арча районы муниципаль хезмәт вазыйфаларын башкару, башкарма комитет җитәкчесе вазыйфасын башкаруга конкурс үткәрү тәртибенә үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәләләр каралды.

Депутатлар Арча район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятовның вазыйфасыннан азат итүне сорап язган гаризасын канәгатьләндерделәр.
Депутатлар район башлыгы Илшат Нуриевның Казан аграр университеты ректоры итеп билгеләнүе сәбәпле, район башлыгы вәкаләтләрен срогыннан алда туктату турындагы гаризасын канәгатьләндерделәр.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үзенең чыгышында Арча районының соңгы елларда күп тармакларда үсешкә ирешүен билгеләп үтте, Илшат Нуриевка, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен“ орден медале тапшырды. Ул Арча муниципаль районы башкарма комитеты  җитәкчесе вазыйфаларын Алмаз Хисаметдиновка йөкләргә тәкъдим итте. Депутатлар әлеге тәкъдимне бердәм хупладылар.

Хисаметдинов Алмаз Габдерәүф улы 1978 елның 21 декабрендә Балтач районының Алан авылында туган. Югары белемле, 2002 елда Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясен тәмамлаган. Биология фәннәре кандидаты. 2002-2008 елларда Балтач районының “Игенче“ авыл хуҗалыгы предприятиесендә баш ветеринария табибы булып эшли. 2008-2012 елларда “Тәкәнеш“ агрофирмасы генераль директоры. 2012-2013 елларда “Вамин-Татарстан“ акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары – агросәнәгать комплексы идарәсе җитәкчесе. 2013 елда Мамадыш муниципаль районы башлыгы урынбасары, район Советы рәисе урынбасары була.
2014 елның 9 гыйнварыннан әлегә кадәр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе булып эшләде.
Алмаз Хисаметдинов шундый зур ышаныч күрсәтүләре өчен республика җитәкчелегенә, депутатларга рәхмәт әйтте, әлеге ышанычны аклау өчен бөтен көчен биреп тырышачагын белдерде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев