erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арча районында наркотикларга каршы комиссия утырышы узды

Бүген Арча муниципаль районында наркотикларга каршы комиссиянең чираттагы утырышы булды. Утырышны комиссия рәисе урынбасары Эльвира Вафина алып барды. Анда комиссия әгъзалары, профильле хезмәтләр һәм ведомстволар вәкилләре, шулай ук Арча районы прокуроры Ренат Кәримов катнашты.

Утырыш барышында райондагы наркотиклар белән бәйле вәзгыять һәм наркотик  һәм психотроп матдәләр таралуын кисәтү буенча күрелә торган чаралар каралды. Әлеге мәсьәлә буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча  бүлеге вәкиле , полиция майоры Рәис Каюмов чыгыш ясады.

Халык арасында профилактик һәм аңлату эшләренә аерым игътибар бирелде. «Арча үзәк район хастаханәсе» баш табибы Рифат Идрисов наркомания, алкоголизм һәм ВИЧ-инфекцияне кисәтү, шулай ук район халкы арасында сәламәт  яшәү рәвешен пропагандалау буенча үткәрелә торган чаралар турында сөйләде.

Мәгариф оешмаларында белем алучы укучылар арасында наркотик  һәм психотроп матдәләрне законсыз куллануны иртә ачыклау мәсьәләсе дә каралды. Бу юнәлеш буенча Арча муниципаль районы Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе һәм Арча агросәнәгать һөнәри көллияте вәкилләре мәгълүмат бирде.

Утырыш ахырында фикер алышуга йомгак ясалды һәм наркоманияне профилактикалау, ведомстволар арасында хезмәттәшлекне ныгыту буенча алдагы эш юнәлешләре билгеләнде.

«Наркотикларга каршы көрәштә профилактика һәм бердәм эш алып бару аеруча мөһим», – дип билгеләп үтелде утырышта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре