Арча районында техник караулар дәвам итә
Чираттагылары «Аю», «Кызыл Яр» ширкәтләрендә узды.
2 апрельдә “Аю” агрофирмасы” һәм “Кызыл Яр” ширкәтләрендә еллык техник карау графигы нигезендә үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга еллык техник карау үткәрелде. Техник карау өчен “Аю” агрофирмасы” 35, “Кызыл Яр” ширкәте 23 техника тәкъдим итте.
“Механизаторлар еллык техник карауга әзерлеккә җаваплы караганнар, техника куелган таләпләргә туры килә һәм аларга техник карау үткәрү турында таныклык биреләчәк. Техник карауга йомгак ясап, механизаторларга һәм вазыйфаи затларга язгы кыр эшләрен башкарганда куркынычсызлык техникасын һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү буенча таләпләр аңлатылды”, – дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Арча муниципаль районы буенча бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев