erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча районындагы дини яңалыклар

Мөхтәсибкә таныклык бирелде.

Әмир хәзрәт Миңнемуллин Иҗтимагый совет рәисе белән очрашты. Надия Мифтахетдинова мөхтәсибәт эшен югары бәяләде һәм район мөхтәсибенә Иҗтимагый совет әгъзасы таныклыгын тапшырды.

Күршеләр килде

Габдулла Тукай исемендәге рухи-мәгърифәт үзәгендә Мари Иле республикасы Звенигово районыннан кунаклар килде. Мөхтәсиб Әмир хәзрәт Миңнемуллин аларны мөхтәсибәт һәм үзәк эшчәнлеге белән таныштырды.

Тематик курслар үтте

Г. Тукай исемендәге рухи-мәгърифәт үзәгендә “Минем изге Рамазан аем” темасына тематик курслар үтте. Курслардан соң балаларга бүләкләр, грамоталар һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.

Нәсыйхәт сүзләре белән

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Арча” спорт комплексында 2010-2011 елгы кызлар арасында волейбол буенча Арча районы ачык турниры Коръәни Кәрим аятьләре һәм нәсыйхәт сүзләре белән башланып китте.

Сайлаулар үтте

Россия Президенты сайлауларында мөхтәсиб, барлык хәзрәтләр актив катнашты, гражданлык бурычларын үтәп, чиста вөҗдан белән тавыш бирде.

Ифтар мәҗлесләре үтте

20 һәм 21 мартта ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен район башлыгы ифтар мәҗлесләре үтте. Аларда район башлыгы Илшат Нуриев, урынбасары Алсу Мөхәммәтова, күрше районнардан кунаклар, җитәкчеләр, хәзрәтләр, имамнар, мөгаллимәләр катнашты. Арча мөхтәсибәте Илшат Нуриевка, оештыручыларга hәм катнашучыларга рәхмәт белдерә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев