Арча таэквондочылары зур җиңү яулады
6–7 декабрь көннәрендә Казан шәһәренең «Ак Барс» Берләштерелгән көрәш сараенда СВО катнашучылары хөрмәтенә багышланган таэквон-до буенча ачык турнир һәм фестиваль узды. Чарада Арча, Байлар Сабасы, Питрәч, Югары Ослан, Чаллы шәһәрләреннән, шулай ук Ульяновскидан килгән 2 команда һәм Казанның 9 командасы составында 16 командадан 210 спортчы катнашты.
Ачу тантанасында Татарстан Республикасы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова; Татарстан Республикасының Җәмәгать палатасы әгъзасы, «Белем» җәмгыятенең лекторы, «Бердәм Росссия» штабы җитәкчесенең урынбасары Анастасия Исаева; «Ватан сакчылары» фондының Татарстан бүлеге җитәкчесе урынбасары Алсу Арсланова; Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары, СВО катнашучылары һәм гаиләләре белән эшләү буенча җаваплы, «Геройларга терәк» ресурс үзәге җитәкчесе Мансур хәзрәт Җәләлетдин һәм СВОда катнашучылары катнашты.
Арча спортчылары (тренерлар Газинур һәм Руслан Борһановлар) ярышка 11 кешелек команда белән бардылар. Гадәттәгечә, алар көчлеләр категориясендә — «А» төркемендә чыгыш ясадылар һәм 6 алтын, 3 көмеш һәм 2 бронза медаль алып кайттылар.
Алтын
-
Мөхәммәтгәрәев Адель
-
Әхмәдуллина Ралина
-
Иванова Алена
-
Гафиятуллин Айрат
-
Гаптелбәров Ранель
-
Самиев Эмиль
Көмеш
-
Вәлиев Әмир
-
Хәйруллина Раилә
-
Сабирҗанова Регина
Бронза
-
Ганиева Зәринә
-
Гайфуллин Раяз
-
Яшь спортчыларыбыз һәм аларның остазларын зур җиңүләре белән чын күңелдән тәбрик итәбез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев