erid:2VtzquqpS7d
Арча укучылары яшь геологларның XII Республика ачык кыр олимпиадасында катнаша
Арча яңалыклары

Арча укучылары яшь геологларның XII Республика ачык кыр олимпиадасында катнаша

Катнашучыларны 11 катлаулы бәйге көтә

Арча шәһәрендәге 5 нче гимназия укучылары яшь геологларның XII Республика ачык кыр олимпиадасында көч сынаша.

Быелгы олимпиадага Татарстанның 36 командасыннан 303 мәктәп укучысы җыелды. Шулай ук чарада Башкортстан Республикасы һәм Киров өлкәсеннән килгән кунаклар да катнаша.

Катнашучыларны 11 катлаулы бәйге көтә. Алар арасында «Геологик маршрут», «Минералогия», «Нефть геологиясе», «Магнитометрия» һәм башка сынаулар бар. Укучылар кыр шартларында эшләячәк, геологик киселешләрне тасвирлаячак, минерал эзләячәк, лагерь урыннары оештырачак һәм геологиянең фән генә түгел, ә нык ихтыяр һәм характер таләп итүче өлкә булуын исбат итәчәк.

Әлеге олимпиада Россия Мәгариф министрлыгы раслаган абруйлы олимпиадалар исемлегенә керә. Шуңа күрә җиңүчеләр һәм призёрлар профильле югары уку йортларына укырга кергәндә өстәмә баллар алачак. Быел 10 җиңүче һәм 20 призёрга мондый мөмкинлек биреләчәк.

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев