erid:2VtzquqpS7d
Арчада 5 меңнән артык агач утыртылды: Казансу елгасын саклау буенча масштаблы проект дәвам итә
Арча яңалыклары

Арчада 5 меңнән артык агач утыртылды: Казансу елгасын саклау буенча масштаблы проект дәвам итә

Татарстан Экология министрлыгы, Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм «СИБУР» компаниясе бергәлештеп, Казансу елгасы буенда саклагыч урман утыртмалары төзү буенча мөһим эшне дәвам иттеләр.

16 октябрьдә Арча шәһәрендә 5 меңнән артык нарат һәм имән үсентеләре утыртылды. Агачлар Казансу елгасының су саклау зонасында, 1,5 гектар мәйданда урнаштырылды.

Акциядә Татарстан Экология министрлыгы, Урман хуҗалыгы министрлыгы, «СИБУР» компаниясе хезмәткәрләре, Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Абдуллин, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Баһаутдинов, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе хезмәткәрләре, Арча урманчылыгы идарәсе хезмәткәрләре, Шушмабаш һәм Лесхоз мәктәбе укучылары актив катнашты.

«Бүгенге масштаблы чара тагын бер тапкыр табигатебезне саклавыбыз, баетуыбызны күрсәтә. Мәктәп балаларының да бу эшкә катнашуы аеруча куандыра», – диде район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Абдуллин

"Казаноргсинтез" ның экология буенча җитәкчесе Александр Жалюк әлеге көннең бәйрәмгә тиң булуын ассызыклап үтте.

«Бер караганда без бары агач утыртабыз, урманны баетабыз. Тик әлеге хезмәт проектның беренче максаты түгел. Без шулай ук елгаларның чыганакларын саклыйбыз, елгага агып төшкән пычракны туктатабыз. Биредә бүген балалар һәм олылар бер команда булып эшлибез. Киләчәк өчен тырышабыз», – диде ул.

"Казаноргсинтез" ның экология буенча җитәкчесе Александр Жалюк

Бу проект 2022–2025 елларда су объектларын экореабилитацияләүгә юнәлдерелгән комплекслы фәнни‑тикшеренү эшенең гамәли этабы булып тора. Министрлыкта билгеләп үткәннәренчә, чаралар «Экологик иминлек» илкүләм проекты максатларына туры килә. Казансу елгасы чыганакларын саклау һәм республикада экологик хәлне яхшырту буенча системалы эштә мондый акцияләр мөһим адым санала.

 


Нет комментариев