erid:2VtzquqpS7d
Әти - безнең терәгебез, әти - безне яклаучы...
Сезнең хатлар

Әти - безнең терәгебез, әти - безне яклаучы...

Көз ае бәйрәмнәргә бик бай. Бәйрәмнәрнең берсе-октябрьнең өченче якшәмбесендә үткәрелүче Әтиләр көне. Шул уңайдан,15 нче октябрь көнне, Арчаның беренче номерлы балалар бакчасының зурлар төркемендә «Әтиләр бездә кунакта» дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрелде.

Бәйрәмгә хөрмәтле әтиләребез чакырылды. Чара спорт уеннары, матур җыр-биюләр, күңел түренә үтеп керердәй шигырьләр белән үрелеп барды. Бәйрәмебез бик күңелле үтте. Зал балаларның шат көлүләреннән яңгырап торды. Ахырдан,балалар әтиләренә үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар. 

Бүгенге көндә күпчелек балаларның әтиләре махсус хәрби операция зонасында Ватанны саклый, иле өчен башын салган әтиләребез дә бар. Курку белмәс батыр әтиләр безнең күңелләребездә горурлык хисе тудыралар.

Әтиләребезне бәйрәм белән котларга онытмыйк! Кабат шатлыклы очрашулар насыйп булсын дигән теләктә калабыз. Күкләребез аяз, илләребез тыныч, якыннарыбыз янәшәбездә булсын.

Арчаның беренче номерлы балалар бакчасы тәрбиячеләре Шәмсетдинова Г.Р., Гыйльметдинова А.Г., Низамиева И.А.


Нет комментариев