erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен ифтар мәҗлесләре үткәрелә

Арча рухи-мәгърифәт үзәгендә уразаның беренче көненнән ифтар мәҗлесләре үткәрелеп килә.

Шуларның берсендә безгә дә катнашырга туры килде. Ул көнне ифтар ашын Рәшит улы Рәдис үткәрде.

– Ифтар мәҗлесләре үткәрүчеләр күпме? – дип сорадык мөхтәсиб Әмир хәзрәт Миңнемуллиннан.

– Бик күп. Ураза тәмамланганчыга кадәр бер буш көн юк. Вакыт җиткереп булмый.

– Аны кемнәр үткәрә ала соң?

– Теләге булган һәр кеше. Билгеле бер сумманы гына түли. Берничә кеше бер булып түләргә дә була. Шунда үзенең туганнарын, якыннарын да чакыра.

– Кеше ифтар ашларына йөриме?

– Бик күп йөри. Кайвакыт ашханә залына сыймый кала. Әмма аларны кире бормыйбыз. Беренчеләр ашап киткәннән соң икенчеләре керә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Ризыкларны кайда әзерлиләр?

– Үзебезнең ашханәбез бар. Шунда әзерлиләр.

Үзәк мәчеттә авыз ачып, намаз укып алганнан соң (ирләр өске, хатын-кызлар аскы каттагы залда) рухи-мәгърифәт үзәгендә урнашкан ашханәгә кереп киттек. Зур, иркен ашханә. Монда да хатын-кызлар бер, ирләр икенче якта. Җитмешкә якын кеше җыелгандыр. Өстәл әзерләнгән. Ризык мулдан, барысы да тәмле. Ул түләп куйган акчаны шуның кадәр кешегә ничек җиткерделәр икән, дип аптырап куйдык. Әзерлисе, ахырдан җыештырасы юк. Өстәл яныннан торганнан соң бар да мәчеткә таравих намазына кереп китте.

Ашханәдән чыгып барганда әлеге ифтар мәҗлесен оештырган Рәдис Гарипов белән аралашып алдык. Мебельләр ясаучы Рәдис булып чыкты ул. Өч баласы бар. Гаиләсе белән уразада икән.

– Мин ифтарны биредә икенче тапкыр уздырам инде. Рухи-мәгърифәт үзәгенә мебель урнаштырып йөргән вакыт иде. Ураза чорына туры килде. Мөхтәсиб Әмир хәзрәт Миңнемуллин: “Биредә ифтар үткәрергә теләмисеңме?” – дип сорады. Үткәрдем һәм шул күңелгә кереп калды. Быел тагын кабатларга булдым, – диде ул. – Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен булсын.

20 һәм 21 мартта ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен район башлыгы ифтар мәҗлесләре үтте. Аларда район башлыгы Илшат Нуриев, урынбасары Алсу Мөхәммәтова, күрше районнардан кунаклар, җитәкчеләр, хәзрәтләр, имамнар, мөгаллимәләр катнашты. Арча мөхтәсибәте Илшат Нуриевка, оештыручыларга hәм катнашучыларга рәхмәт белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев