erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арчада яңа елның беренче пары язылышты

Котлыйбыз

Бүген Арчаның ЗАГС бүлегендә яңа 2026 елның беренче пары язылышты. Айсылу һәм Салават Фәйзрахмановлар гаиләсе барлыкка килде.
Мәхәббәт тынлыкны ярата, диләрме әле? Әмма бу очракта берничек тә тын гына калып булмый. Алар быел яңа гаилә төзегән, гомергә иңне иңгә куеп бергә атлап барырга сүзләр кушкан, балдаклар алышкан беренче пар.
Бу хакта ап-ак күлмәктән елмаеп басып торган кәләшкә әйткәч, тагын да ачылып китеп елмаеп, нишлисең инде, дигәндәй, күзләрен аска төшерде.
- Айсылу, хәзер яшь парлар туй алдыннан кунаклар каршында рестораннарда язылышуны модага кертеп җибәрде. Ә сез икегез генә килеп, биредә ЗАГС китабына кул куярга булгансыз, - дим кәләшкә.
- Әйе, без икебез дә шундый фикергә килдек. Зурга купмаска, вакытны әрәм итмәс өчен җыйнак кына эшләргә булдык. Чөнки бүгенгә әле безнең программа бик зур. Язылышып кайтабыз, фотоларга төшәбез, аннан иң якыннар белән никах туе үтәчәк, - диде ул.
Айсылу Фәттахова үзе Урта Сәрдәдән. Казан федераль университетының физика-математика факультетын тәмамлаганнан соң, Арчага кайткан. Өченче ел инде Арчада яши, алтынчы мәктәптә физика- математика укыта.
Ә Салават - Арча егете. "Татавтодор" җәмгыятенең Арча филиалында мастер. Айсылу белән интернет аша танышкан.
-- Кызлар белән очрашканым булды, тик, нигәдер, күңелгә ятканы туры килмәде. Дус егетем интернет аша танышырга тәкъдим иткән кыз да ошап бетмәде. Аннан үзем эзләнергә тотындым һәм Айсылуны күрдем. Башта тышкы ягы күзгә ташланды, күрешә башлагач, аның йомшак күңелле, дөрес сүзле, гадел булуы үзенә тартты, - диде Салават.
- "Танышабызмы?" - дип язды ул миңа. "Кирәкме ул сезгә?" - дип җавап бирдем. Шулай да күрешергә риза булдым. Беренче күрүгә үк ул миңа чын ир-ат кебек күренде. Игьтибарлы, уңган, тырыш, кая барсак та ишекләрне ачып кертә. Аның белән очраша башлаганнан соң минем өчен ишекләр һәрчак ачык, - диде Айсылу.
Салаватларда кайнана янында яшәячөкләр икән. Бераз куркытмыймы, дип кызыксындым.
- Бераз бар. Чөнки чит өйгә, чит гаиләгә барып керәсең бит. Әмма әни белән уртак тел табарбыз, дип уйлыйм, - диде Айсылу елмаеп.
Кияү белән кәләш ЗАГС китабына кул куеп, балдаклар алышып, бер-берсен котлаганнан соң, кулларына язылышу турында таныклык алдылар, вальс әйләнделәр. 
Яңа елның беренче парын котларга район хатын-кызлар советы җитәкчесе Альмира Гатауллина килгән иде. Ул матур теләкләрен җиткерде, район башлыгы Алмаз Хисаметдиновның котлавын укыды, истәлек бүләге тапшырды.

Котлыйбыз, Айсылу, Салават. Бәхетле булыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре