erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арчадан Александр Лесенко “Минем илем – минем Россия” Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулады

Арчаның 5 нче гимназиянең 2 сыйныф укучысы Александр Лесенко “Шүрәле турында әкият” белән “Россия – мөмкинлекләр иле” Президент платформасы кысаларында үткәрелгән “Минем илем – минем Россия” Бөтенроссия бәйгесенең “Илем халыклары әкиятләре” махсус балалар номинациясендә җиңү яулады.

Моңа кадәр без инде Арчадан Артем һәм Дарья Лесенко гаиләсенең уллары Александр һәм Михаил белән Габдулла Тукайның Шүрәле әкиятенең яңа вариантын язуы һәм аларның иҗат җимешенең халыкара “Безнең Андерсен” әдәби бәйгесендә бронза лауреат исеме алуы турында язган идек.

 

Александр Лесенко әтисе Артем һәм әнисе Дарья белән Шүрәленең яңа вариантын иҗат итә. / Фото гаилә архивыннан

 

Татарстан данын уңышлы яклады

Шушы көннәрдә тагын бер сөенечле яңалык алдык – яшь якташыбыз Александр Лесенко “Минем илем – минем Россия” Бөтенроссия бәйгесенең 23 нче сезонында Татарстан данын уңышлы яклады. Ул “Илем халыклары әкиятләре” махсус балалар номинациясендә җиңүчеләр исемлегенә керде.

 

Быел бәйге Россиянең барлык төбәкләреннән зур кызыксыну уяткан. Анда 80 меңнән артык кеше теркәлгән. Ә махсус балалар номинациясендә 3 яшьтән 13 яшькә кадәрге 1272 яшь автор катнашкан. Экспертлар бәяләмәсе нәтиҗәсендә 43 төбәктән 100 җиңүче билгеләнгән. Татарстан Республикасы вәкилләре арасында Александр Лесенко да бар.

 

Аның “Шүрәле турында әкият” дип аталган хезмәте текст эшләре юнәлешендә иң яхшыларның берсе дип табылган. Әсәр татар халык авыз иҗатындагы Шүрәле образына нигезләнеп язылган. Автор анда табигатьне саклау, милли мәдәни мирасны хөрмәт итү, төрле халыкларның гореф-гадәтләренә ихтирам тәрбияләү темаларын күтәрә. Моннан тыш, яшь иҗатчы укучыларны бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗаты белән таныштыруга, татар һәм рус телләрен популярлаштыруга да зур игътибар биргән.

 

Алга зур планнар белән

Бәйге җиңүчеләренең әсәрләре Россия халыклары әкиятләренә багышланган махсус җыентыкка кертеләчәк. Басма китап һәр автор өчен истәлекле бүләк булачак.

 

“Китабыбызның федераль дәрәҗәдә басылып чыгуы – зур казаныш. Шүрәле белән Россиянең төрле почмакларында яшәүче меңләгән бала таныша алачак”, – диде Александрның әтисе Артем Лесенко.

Артем Лесенко әтисе Александр Лесенко белән «Арча» радиосында кунакта

 

Шулай ук ул гаиләнең иҗади эшне дәвам итәчәген сөйләде. Алар Шүрәле турында китапның дәвамын әзерләргә, киләчәктә аны башка телләргә дә тәрҗемә итеп, татар мәдәниятен һәм Габдулла Тукай иҗатын республикадан читтә дә киңрәк танытырга ниятлиләр.

 

“Безнең төп максат – татар мәдәниятен, татар телен һәм Габдулла Тукай иҗатын мөмкин кадәр күбрәк кешеләргә җиткерү. Балаларны милли мирас белән таныштыру юнәлешендә эшләүне алга таба да дәвам итәчәкбез”, – диде Артем Лесенко.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев