erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчага сыерчыклар кайтты

Март урталары җитүгә һәркөн иртән торуга антеннага күз салам – сыерчыкларның бик яраткан урыны ул

Күптән инде аның кирәге дә юк, мин аны шул сыерчыклар өчен генә дип тотам. Шунда җыйналышып концерт куя алар.

27 март иртәсе, антеннада сыерчыклар утыра! Күпме юллар үтеп исән-имин кайтып җиткәннәр! Берсе сызгырып сәлам дә бирде. Мин аларга дигән ояларны көздән үк әзерләп куям.

Бер газетада кошлар “белгече“ киңәшләрен укыгач, елмаеп куйдым: сыерчык оясы ясарга өйрәткән бу. Ояларны буямагыз, кошлар буяу исен яратмый, дигән. Ә минем егерме ояның күбесе яшел, сары, ак төскә буялган. Шуларга бик тә яратып оялыйлар. Буялмаган оя яңгырларда каралып карачкы кебек утыра инде. Әллә сез кошлар да матурлыкны яратмый, дип уйлыйсызмы? Буялган оя озак еллар өр-яңа кебек матур булып кала. Аннан, нинди буяу исе, ди? Аларның эчләрен буямыйсың бит инде. Һәр ояның түбәсе калай белән ябылган, түбә тактасы череп су үтәр, дип  борчыласы юк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ояны кайсы якка каратып кую да мөһим, ди бу белгеч.Төньякка каратып куйсагыз аңа ояламыйлар, чөнки йомыркаларына салкын тиячәк, янәсе. Безнең оялар көньякка да, төньякка да, көнчыгыш һәм көнбатышка да карап тора. Төньякка карап торганнарын аеруча яраталар әле.

Табигатьне, шул исәптән кошларны яраткан кешеләрне хөрмәт итәм, ә язларын сыерчык сайрауларын ишетмәгәннәрен кызганып та куям. Табигать белән гармониядә яшәү сәламәтлек өчен дә файдалы бит инде.

Шушы ук көнне берничә танышым: “Сыерчык күрдеңме? Безнекеләр кайтты!“ – дип шалтыратты. Шәһәрнең көньягында яшәүче Вәкил Сөнгатов та бик ярата, көтеп ала сыерчыкларны: “Ундүрт оя бар, көн саен шуларны карап әйләнеп киләм, быел да исән-сау кайтуларына бик куандым!“ – ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X