5 декабрьдә Казан Кремлендә “Бел һәм юл куйма!“ дип аталган коррупциягә каршы юнәлештәге республика конкурсында җиңүче укучыларны бүләкләделәр.
5 декабрьдә Казан Кремлендә “Бел һәм юл куйма!“ дип аталган коррупциягә каршы юнәлештәге республика конкурсында җиңүче укучыларны бүләкләделәр.
Арчаның 6нчы номерлы урта мәктәбеннән 8В сыйныф укучысы Азалия Кәримова, 6 А сыйныф укучысы Айзат һәм 4 А сыйныфы укучысы Аяз Ибраһимовлар Гран-прига лаек булдылар. Аларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Җитәкчеләре – Ришад Сәйфетдинов һәм Ләйсән Алмаева.
Котлыйбыз, горурланабыз!
Лилия Жиһангирова,
6нчы номерлы мәктәпнең тәрбия эшләре директор урынбасары
Нет комментариев