Армиягә китте егетләр
Хәерле сәгатьтә
Бүген 16 егет армия сафларында хезмәт итәргә китте. Кичә Арча хәрби комиссариатында алар белән очрашу булды. Анда егетләрнең әти-әниләре катнашты. Булачак солдатлар белән очрашуга район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов, кеше хокуклары буенча вәкил ярдәмчесе Надия Мифтахетдинова, Надир хәзрәт Гатауллин килгән иде. Алар изге теләкләрен җиткерделәр, исән-сау хезмәт итеп, туган якларына кйтуларын теләделәр. Соңыннан хәрби комиссар Азат Вахитов егетләргә инструктаж бирде.
Тулырак газетабызның киләсе санында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев