Кызыксыналар...
Арча сабантуенда машина тарту ярышын күрми калдык, булдымы ул, булса, кем җиңде икән, видео, фотоларын булса да күрәсе иде, дип кызыксынучылар бар. Машина тарту ярышы ахырданрак булды шул. Халык бик яратып карады. Машина тартучылар да шактый булды. Көчле кешеләр күп икән. Ярышны күңелле итеп Татарстанның халык артисты Җәвит Шакиров алып барды. Машинаны ярты юлда туктап калмыйча финишка кадәр тарттылар. Секундлар хәл итте... 1нче урынны Арчадан көрәшче Руслан Абдуллин алды. Котлыйбыз! Үзенә бүләккә велосипед бирделәр.
Машина тарткан вакытын гына видеога төшереп алырга өлгермәдек.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев