Барасы килеп торсын...
Балалар бакчасы әнә шулай капкадан керүгә балаларны үзенә җәлеп итәргә тиештер.
Җиденче балалар бакчасы территориясен атлап керүгә үзеңне матурлык дөньясында итеп тоясың.
Ә бина эченә кергәч балалар, әти-әниләр кулы белән эшләнгән әйберләрдән күргәзмәләрне, стеналарның бизәлешен (монысы тәрбиячеләр хезмәте) күреп күзләр камаша.
– Бездә генә түгел, Арчадагы барлык балалар бакчаларында да шундый матурлык. Без бер-беребездән үрнәк алып эшлибез, – диде балалар бакчасы җитәкчесе Лиана Сөләйманова.
Аның белән бергәләп территория буйлап киттек. Андагы матурлыкны күрмәү өчен сукыр булырга кирәк. Күзләр камашып, кайсына карарга белми йөрдем.
– Безнең балалар бакчасы балаларны төрле юнәлештә үстерү буенча эш алып бара. Беренчедән, әхлакый-патриотик тәрбия. Шуны исәптә тотып матур почмак ясап куйдык. Балаларыбыз ишетеп кенә түгел, күреп өйрәнсеннәр өчен. Алар анда Рәсәй, Татарстан Кремльләре, Арчабыз белән таныша ала. Шулай ук монда аларның флаглары белән дә танышырга, төсләрен истә калдырырга, гербларның нәрсә аңлатканын төшенеп китәргә дә була, – диде Лиана Сөләйманова. – Кремльләр эченә гимнның сүзләре язылган. Димәк, аларны өйрәнү мөмкинлеге дә бар.
Илебезнең, туган ягыбызның карталарына кадәр эшләнгән. Милли киемнәрдән киенгән кызлар макетларына карап, бездә нинди милләт вәкилләре яшәвен өйрәнергә була.
Һөнәр үзләштерү өчен балалар бакчасы иртәрәк әле, диярсез. Әмма тәрбиячеләр алай уйламый. Кечкенәдән баланы һөнәр сайларга өйрәтергә кирәк, дигән фикердә алар. Дөрес, балалар төшенә, аңлый торган вариантта. Шул максаттан фотозона ясап куйганнар. Балалар шунда басып фотога төшәләр. Шундый юл белән үзләрен кибетче, табиб, полиция хезмәткәре, укытучы итеп хис итәләр.
– Үзебезнең метеостанциябез дә бар. Табигатьне күзәтү, үзгәрешләрне күрү балалар өчен бик кызыклы. Мәсәлән, биредә алар күпме күләмдә яңгыр яуганын, җилнең кайсы яктан искәнен күзәтәләр, – диде җитәкче. – Тагын бер бурычыбыз булып сәламәтлекне саклау тора. Ул юнәлештә сәламәтлек сукмаклары эшләнде.
Уен мәйданчыклары да зәвыклы һәм матур килеп чыккан. Һәрберсе аерым бер тематиканы үз эченә алган. Берсе космос белән бәйле, икенчесендә диңгезгә сәяхәткә чыгып китәргә була, өченчесендә әкият дөньясына кереп чумасың... Һәрберсе тәрбиячеләр, балалар бакчасы хезмәткәрләре, әти-әниләр тырышлыгы белән, фантазияне тулысынча эшкә җигеп эшләнгән.
Балалар бакчасы әнә шулай капкадан керүгә балаларны үзенә җәлеп итәргә тиештер. Шундый булганда гына балаларның анда барасы, әти-әнинең тынычлап калдырасы киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев