erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Басуларда ни хәл?

«Россельхозцентр»ның Арча районы филиалы баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов хәбәр итә.

2025 елның 30 гыйнварында Арча районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе А.Ф.Хәбиров, ООО Агрофирма Казанка  хуҗалыгы җитәкчесе А.Ф.Сабиров һәм Россия авыл хуҗылыгы үзәгенең Арча районы бүлеге белгечләр белән берлектә  чиста пардан соң чәчелгән, Зилант сортлы көзге арыш  басуының бүгенге торышы каралды. Уртача һава температурасы 00С. Кар катламы 27 см. тәшкил итә. Туң катламы 5-6 см. Тармаклану үзәгендә 00С.  1 кв.м. үсемлек саны 370 тәшкил итә. Басудан алынган үсемлекләр лабораториядә яшәү көче билгеләнелә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, бүгенге көндә үсемлекләрнең яшәү көче 97-99 % тәшкил итә.

2024 елның көзендә уҗымнар тишелеп чыккач коры, эссе һава торышы күзәтелде. Мондый һава торышы  үсемлекләргә зыян сала торган төрле корткычларның активлыгын арттыра. Нәтиҗәдә  күзәтелгән  көзге арыш үсемлекләрендә  кыяк чебеннәренең көздән салып калдырган йомыркаларынан  личинкалар барлыкка килеп, яз көне усемлекләргә зыян салу мөмкинлеге зур.  Личинка зыян салган сабаклардан башак хасил булмый. Тикшерелгән 100 үсемлекнең  12 сабагында корткычларның зыян салу стадиясе күзәтелде.

Арча районы метеостанциясе мәгьлүматләре буенча, 2025 елның гыйнвар ае, башка еллар белән чагыштырганда бик үзенчәлекле. Беренчедән 2024 елның көздән басуларда 1 метр катламда дым күләме бик аз тупланды, ул 122-151 мм тәшкил итә. Быелгы гыйнвар ае Арча  районы тарихында иң җылы һава шартлары булган, кар һәм туң катламнары аз булу белән аерылып тора. 
31 гыйнварга  кар катламы 26 см ( 2024 елның 31 гыйнваренда 77 см булган).  Гыйнвар ае буенча уртача һава температурасы -4,9 градус (2024 елда -14,0 градус). Гыйнвар аенда иң җылы көн 3 гыйнвар +2,4 градус. Иң салкын төн 23 гыйнвар -21 градус. Гыйнвар аенда 58 мм явым-төшем булган (2024 елда 90 мм). 31 гыйнварга туң катламы 5-9 см (2024 елда 20 см.) Карның тыгызлыгы бүгенге көндә 0,27 берәмлек. Бу кар составында су күләме 70 мм тәшкил итә. (2024 елның шушы  көнендә кар тыгызлыгы 0,25 берәмлек. Кар составындагы су күләме 193 мм).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре