erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бәхетле картлыгына сөенеп яши

Тормышым бик әйбәт. Бәхетле картлыгыма сөенеп яшим

Арча мөхтәсибәте өлкәннәрне олылый, аларга үзенең хөрмәтен һәм ихтирамын күрсәтә.  

Мөхтәсиб Әмир хәзрәт Миңнемуллин Арча станциясендә яшәүче Дания апа Әсхетдинованы 91 яшь тулуы белән котлады, аңа чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды.

Дания апа үз гомерендә ниләр генә күрмәгән. Малмыж районының Татар Кунбашы авылында туа ул. Гаиләдә өч кыз. Әти-әнисе колхозда. Шулай яшәп ятканда сугыш башлана. Өч карт белән өч кечкенә кызны урман кисәргә җибәрәләр. Ул вакытта Дания икенче сыйныфка күчкән генә була.

– Без пычкыны тарта да, этә дә белмибез. Шул бабайлар өйрәтте. Аннан кайтуга икенче эш әзерләп куйганнар иде. Иделгә (Нократ елгасын бездә халык телендә шулай йөртәләр) сал агызырга җибәрделәр. Тагын рәтен белмибез. Әлеге дә баягы кәкрәеп беткән бабайларны урманнан чакырып кайтардылар. Шулай эш белән узды балачагым, яшьлегем. Укый да алмадым, – диде Дания апа. – Тамагы тук булса ярар да иде. Ашарына да юк бит әле. Черек бәрәңге җыярга басуга барабыз, этләр белән куалар. Эләксә, әни каты күмәч ясый. Юк икән, кайда нәрсә бар, шуны ашыйсың. Тормышлар бераз тернәкләнеп киткәч, черек бәрәңге җитәрлек булды.

Армиядән кайткан Борнак авылы егете белән очрашу кызның тормышын үзгәртә дә куя. Бик яшьли кияүгә дә чыгып китә Дания.

– Очрашу тарихыбыз кызык кына килеп чыкты. Чишмәгә барышым иде. Шунда мине булачак ирем күреп алган да иптәшенә: “Бу кыз минеке булыр”, – дигән. Икенче көнне килде. Мин кәҗәләнгән булдым. “Барыбер минеке буласың”, – диде бу. Чыннан да сүзендә торды, сорарга да килделәр. Әни: ”Бирик. Аны саклаганчы, җанымны саклармын”, – диде. Шул кушылудан 54 ел бергә гомер иттек. Ул кибеттә сатучы. Мин төрле эштә. Җиде бала үстердек. Аллага шөкер, барысы да исән-сау. Ирем генә күптәннән вафат, – диде Дания апа.– Әйбәт кеше иде. Иттән өзмәде. Чегәннәр белән дус булды (безнең якта алар авылы-авылы белән), елына бишәр ат суйды, казылыклар ясады, кеше күлмәк кимәгәндә дә миңа атлас күлмәкләр тектерде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Дини гаиләдә үскән Дания апа. Бабасы мулла. Намазларны, уразаны калдырмаганнар. Оныгы Әмир шуңа ошаган. 16 яшеннән Истамбулга китеп, биш ел дәвамында дини белем үзләштергән. Хәзер Арчада мөхтәсиб. Укыган чагында әбиләре кулыннан килгәнчә ярдәм иткән. Оныгы Дамир да намазда. Кызы Фәниянең уллары алар. Шулар өчен сөенеп яши Дания апа.

– Дару эчмим мин. Җир, кура, каен җиләкләре, үләннәр – үзләре дару. Майлы ат, тана ите ашап тордым. Әле дә ашыйм. Тавык итен яратмыйм, коры була. Бал белән чәй эчәм, – диде ул. – Авырыйм, дип зарланганым булмады. Хәзер генә буыннар сызлый.

Кызы Фәния әйтүенчә, Дания апа кибет ризыгы, камыр әйберләре ашамый. Аңа майлы ит, аш шулпасы, ак ипи белән каймак булсын. Шикәр авыртуы да, кан басымы да юк. Өйдә кызына булышып йөри әле. Казлар, үрдәкләр карый, эштән кайтышына чәйләр куеп тора.

– Тормышым бик әйбәт. Бәхетле картлыгыма сөенеп яшим, – ди ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре