erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бүләк лаеклы ияләрен тапты (+видеорепортаж)

– Гаиләләре булуга да карамастан, аларның бервакытта да каршы килгәннәре юк.

Соңгы елларда ирекле халык дружиначылары турында күп ишетелә башлады. Алар полиция хезмәткәрләренең уң кулына әйләнә бара. Шәһәрдә генә түгел, авылларда да аеруча зур чаралар вакытында ирекле халык дружиначылары полиция хезмәткәрләре белән бергә тынычлыгыбыз сагына баса.

Бүгенге көндә барлыгы 20 отрядта 200 ирекле халык дружиначысы бар. Шуларның дүртесе Арчада. Арчадан “АСПК” җәмгыяте, педагогика көллияте, шулай ук Шушмабаш, Наласа авыллары ирекле халык дружиначылары аеруча зур активлык күрсәтә.

Шушы көннәрдә булып үткән очрашуда Россия эчке эшләр министрлыгы Арча районы буенча бүлегенең җәмәгатьчелек тәртибен саклау буенча өлкән инспектор  Рәмзия Тимергалиева шул хакта әйтеп үтте.

– Гаиләләре булуга да карамастан, аларның бервакытта да каршы килгәннәре юк. Арча районы буенча эчке эшләр бүлегенең офицерлар патруле белән берлектә кичләрен кизү торырга да чыгалар, чаралар вакытында да безгә зур ярдәм күрсәтәләр, – диде ул. – Ирекле халык дружиначылары сафына керергә теләүчеләр булса, безгә хәбәр бирегез.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 Россия эчке эшләр министрлыгы Арча районы буенча бүлегенең иҗтимагый совет рәисе Мансур Шиһапов та ирекле халык дружиначылары эшенең никадәр мөһим булуы турында әйтте.

– “Без булмасак, кем эшләр”, – дигән принцип буенча эшләргә, битараф булмаска кирәк. Сез полиция хезмәткәрләренең уң кулы. Киләчәктә дә шулай эшләргә кирәк. Җәмгыятькә керткән хезмәтегез өчен зур рәхмәт, – диде Мансур Шиһапов.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, ирекле халык дружиначыларының Арча районы буенча оешмасы җитәкчесе Рамил Гарифҗанов иң активларына бүләк итеп сертификат тапшырды. Андый бүләккә Арча педагогика көллиятеннән Фаил Галимҗанов, Гөлназ Нуретдинова, Рөстәм Закирҗанов, “АСПК” акционерлык җәмгыятеннән Альберт Фәйзрахманов, Наласадан Илфир Шакиров, Шушмабаштан Айнур Заһидуллин лаек булды.

Гөлсинә Зәкиева   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X