Бүген агрономнар көне. Бәйрәм белән!
Икмәк язмышы алар хезмәтенә бәйле.
Агрономнарның хезмәте җиңел түгел. Җир, үсемлекчелек, игенчелек, һава торышы белән бәйле аларның хезмәтләре. Исән-сау булсыннар! Игелекле эш башкаралар. Агрономнар уңыш турында уйлый.
"Ак Барс" агрокомплексы ширкәтен генә алыйк. Әлеге ширкәт – кадрлар әзерләү мәктәбе дә әле ул. Белгечләргә бөтен белемнәрен кулланып эшләү мөмкинлеге бирелгән, шул ук вакытта таләпчәнлек тә көчле. Биредә чыныгу алган күпме белгеч район, хәтта республика күләмендә җаваплы урыннарда хезмәт итә. Раил Шакирҗанов баш агроном булып эшләгәндә авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты булды. Хәзер район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеген, Илнар Гайнетдинов “Тукай” ширкәтен, Айрат Гәрәев республика ветеринария лабораториясен җитәкли. Бу исемлекне дәвам итәргә мөмкин.
Ширкәтнең хәзерге баш агрономы Рөстәм Мөхәммәдиев та фәннәр кандидаты, районның иң көчле агрономнарының берсе. Әтисе Харис та агроном, абруйлы хуҗалык җитәкчесе булды. Агрономнар армиясе көчле безнең! Татарстан Республикасының атказанган агрономнары Габдрәис Рамазанов (“Ватан”), Марат Вахитов (“Игенче”), Рүзәл Мортазин (Россия авыл хуҗалыгы үзәге бүлегенең район филиалы агрономы) үз һөнәрләренең профессорлары. Алар яшь хезмәттәшләренә һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Тагын бер кат бәйрәм белән! Исән-сау булыгыз! Хезмәтегездә уңышлар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев