erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бүген укытучы Наҗия Хөсәенова белән хушлаштылар

Гаиләсенең, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Бүген гаиләсе, туганнары, авылдашлары, район мәгариф хезмәткәрләре, Арчаның 6нчы мәктәбе коллективы Наҗия Хөсәенова белән хушлаштылар.

Наҗия 1969 елның 14 июнендә Арча районының Урта Бирәзә авылында туган. 54 яше яңа тулган иде. Хезмәттәшләре өйләренә барып, туган көне белән котлаганнар иде... Онкология алып китте...

Яхшы укытучы, хезмәттәш, яраткан әни, тугры тормыш иптәше, акыллы бала иде. 8 сыйныфны тәмамлаганнан соң, 1984 елда башлангыч сыйныфлар укытучысы белгечлеге буенча Арча педагогика көллиятенә укырга керә. Ә 9 елдан соң Казан дәүләт педагогия институтын Педагогика һәм башлангыч белем бирү методикасы белгечлеге буенча тәмамлый. Институттан соң 12 ел дәвамында башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли. 2000 елдан Арчаның 3нче урта мәктәбендә география укытучысы була. 2004 елда «География» белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогика университетын тәмамлаган. 2017 елдан Арча районының 6 нчы мәктәбендә география укытучысы булып эшли. Аның дәресләре югары дәрәҗәдә үтә. Укучылар белән сөйләшкән бар, алар Наҗия апаларын мактыйлар иде.

Педагог буларак ул һәр укучының шәхесен үстерү белән кызыксына, укучыларның иҗади сәләтләрен үстерә, балаларның потенциалын ачарга тырыша. Ел саен аның укучылары олимпиадаларда, конкурсларда, фәнни – гамәли конференцияләрдә актив катнашты, алар район, республика, бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерлар булдылар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Укучыларны укытуда һәм тәрбияләүдә ирешкән уңышлары өчен Наҗия Гаптелфәрт кызы «Мәгарифтәге казанышлары өчен»дигән күкрәк билгесе һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм КФУның мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Төрле конкурсларда Наҗия ханым белән сөйләшкән булды. “Арчаның 3нче мәктәбендә, 5нче гимназиядә укыттым. Арчаның яңа мәктәбе ачылгач, класс белән 6нчы мәктәпкә күчтек. Юл уңае гына, йөрергә дә җайлы”, - дип сөйләгән иде ул. “Укытучы булу өчен укытучы булып туарга кирәк”, – дигән иде. Шулай булганда гына эшеңне яратасың һәм, әлбәттә, балалар да сине якын күрә. Йөзе кояш кебек балкып торыр иде. Һәрчак елмаер, матур итеп сөйләшер иде. Гади һәм яхшы укытучы...

...Бернишләп тә булмый, шулай язган дибез. Наҗия, сүзебез сиңа дога булып барып ирешсен. Сез укучыларыгыз, хезмәттәшләрегез күңелендә якты бер истәлек булып сакланырсыз... Сезне онытмаслар! Яхшы укытучыны онытмыйлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

1

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре