erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Чәй эчеп дәвалана

​​​​​​​Айван авылында яшәүче Әлфинур апа Миннебаева шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Айван авылында яшәүче Әлфинур апа Миннебаева шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Аны шәһәр советы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Гүзәлия Нигъмәтҗанова, Ринат Гайнетдинов, район хатын-кызлар советы җитәкчесе Альмира Гатауллина котлады. Район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатын ул җөмлә саен рәхмәт сүзләре әйтә-әйтә тыңлады, Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын кулына тоттыргач, йөзенә горурлану билгесе чыкты. Күп авырлыклар  кичергән өлкәннәр өчен игътибар һәм ихтирам – иң зур бүләк.

Әлфинур апа Каенсар авылында өч балалы гаиләдә туып үсә. Өчесе дә кызлар. Әтисе Фәсхетдин абый фронтка китә һәм яу кырында ятып кала. Әнисе Маһинур апага тормыш алып барырга, балаларны аякка бастырырга кирәк. Кызларын кечкенәдән эшләтеп үстерә ана. Үткен, тырыш хатын була үзе дә. Әлфинур 11-12 яшьтән урман ташый, аннан фермага керә. “Бер сыйныф та укый алмадым мин. Хәреф танымыйм”, – ди ул.

Айванга кияүгә килгәндә кызга 27 яшь була. Үзе кебек үк кечерәк кенә буйлы Илгизәр  исемле егеткә димлиләр аны. Аның да әтисе фронтта һәлак булган, әнисе дә шул елларда үлгән. Матур гына тормыш корып җибәрәләр. Әлфинур фермага урнаша. Сыер сава, бозаулар карый, үгезләр симертә. Аз булса да өйгә дә кайта, дип колхоз эшенә – печәненә, чөгендеренә дә йөрергә вакыт таба.Үз хуҗалыкларында да терлекләр асрыйлар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

–  Бервакыт берничә хатын-кыз бәзәнкә белән (вязанка сүзеннән) печән алып кайтып киләбез. Каршыга колхоз рәисе Абдулла абый Апакашев килеп чыкты. Җилкәгә салган печәннәребезне күтәреп карады, тик күтәрә алмады. “Иии, кызлар”, – диде. Шуннан хуҗалыкларга печән бирә башлады, – дип искә алды ул елларны Әлфинур апа. 

Илгизәр абый белән 17 ел гына яшәп калалар. Ул үлгәндә олысы Гөлфирәгә 16 яшь, кечкенәсе Сәриягә 7 ай гына була. 43 яшендә таба Әлфинур апа төпчеген. Хәзер Сәриянең үзенә 47 яшь. Гаиләсе белән Арчада яши. “Ике кызым вафат булдылар. Гөлфирә кызым тәрбиясендә яшим. Мине карарга Казаннан кайтты”, – диде ана.

–  Дөресрәге, минем улым Альберт әбисе белән яши башлады. Айванны яратты ул. Кайтып әбисе янына урнашты, өйне төзекләндерде. Куллары алтын аның, бар эшне дә булдыра. Өйләнде. Аннан мин дә әни, балалар янына кайтып төпләндем, – диде Гөлфирә.

90 яшьтә булса да, Әлфинур апаның бер тапкыр да хастаханәдә ятканы юк икән. “Ничек дәваланасыз”, – дигән сорауга ул: “Сөтләп чәй эчәм”, – дип җавап бирде. Күренеп тора, тәрбия дә яхшы. Алда да шулай авырмыйча, балалары, оныкларын сөендереп яшәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X