erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Җәе җәй, кышы кыш түгел

Табигать сәерләнде. Галимнәр, белгечләр, халык синоптиклары бу турыда нинди фикердә?

“Кырык җиденче елның дәһшәтле өрәге кырык сигезенче ел язы килгәндә дә халык йөрәгендә торды. Ел үзе үк хәтәр башланды: беренче гыйнвар көнне кояшлы ап-ак кар өстендәге иңкүлекләрдә су җыелып торды: төнлә ата-баба ишетмәгән хәл – яңгыр яуган иде. Көннәр җылытты, мәктәп каникуллары беткәнче ат чанасы эзләрендә су тонып торды”.

М.Мәһдиев, “Ачы тәҗрибә” 1985–1987.

Бер көнне бер танышым әйтә, ялгышып җылы якка киткән кошлар кайтып төшмәс микән, ди. Юк, кайтмаслар, кошлар һава торышына карап түгел, ел фасылына карап яши. Мәсәлән, октябрьдә кошлар җылы якларга киткәннән соң да нинди матур көннәр тора. Язын кара каргалар, сыерчыклар кайткач та салкыннар, кар-бураннар була.

Әйе, быел сәеррәк килде шул кыш. Гыйнвар тәмамлана, дөресен әйткәндә, әле чын кышны күргән дә юк. Төнлә – кыш, көндез яз кебек. Ара-тирә “Туннарны сатмый булмас ахрысы”, – дип шаяртабыз. Беркөн итек сатучы Кукмара кешеләре белән сөйләшеп тордым, алар да сату юк, дип зарлана.

Галимнәр, белгечләр, хәтта халык “синоптиклары” да аптырашта. Берәүләр моны глобаль җылыну башлануы дип белдерә, икенчеләр циклонмы, антициклонмы хикмәте, ди. Кайчандыр безнең тирәдә мамонтлар да яшәгән булуын искә төшерсәк, климатның үзгәрә баруын да кире кагып булмый. Соңгы елларда миләш чыпчыклары, бөркет һәм карчыгалар җылы якларга китеп тә тормый башладылар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Идән астын ачып карасам шаккатым – бәрәңгеләр суда йөзеп йөри, – дип сөйләде бер газета укучыбыз. Сез дә базларыгызга, идән асларына күз салсагыз зыян итмәс.

Үсемлекләр дөньясы мондый шартларда үзләрен ничек хис итә?Бу турыда "Арча хәбәрләре" газетасының 24 гыйнвар саныннан укыгыз.

Районның баш умартачысы Ядкәр Мөхәммәдиев бал кортлары әлегә канәгатьләнерлек хәлдә, ди. Яз, җәй ничек киләчәге турында фаразлар биргәли иде, бу юлы: “Аптыраган, бер Алла белә”, – диде. “Кайбер умартачылар кортлар уянды, дип әйтә. Җылы булганга инде бу. Җилләтү юлларын ачык тотарга кирәк. Тышта кышлатучыларга борчыласы юк, бер урнашкан килеш кышлый алар, борчылмаска гына кирәк”.

Ильяс Фәттахов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X