Эх, быел рәхәтләнеп су коендык, ичмасам!
Акча туздырып, диңгез буена барып йөрисе дә юк!
Арчада Казансу паркындагы күлдә көн дә рәхәтләнеп су коендык. Бала-чага, яше, карты дигәндәй... Суга бата күрмәсеннәр дип, сакта да торалар. Сакта торучы көрәшче Рөстәм Гапделбәров балаларны бер дә күздән очкындырмый. Әле бер баштан әле икенче башка йөреп кенә тора... Кайберәүләр: чиста түгел ич аның суы, бакалы, диләр. Чишмә суы керә, чишмә суы чыгып киткән бакалы күл пычрак була димени?! Бака, димәк чиста, химия юк. Без анда музыкант, концертмейстер-аккомпаниатор, композитор Фәрит Хатыйповны да очраттык әле. Сөйләшеп тордык. "Арча станциясендә дача-йортыбыз бар, - диде ул. - Бирегә су коенырга йөрибез. Бик рәхәт". Эх, җәйләр генә үтеп бара... Исән-сау булыйк, җәйләр тагын килер...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев