Файдасы зур, белегез!
Чаңгы шуу файдалы.
Файдасы зур, белегез!
Табиблар чаңгы шуу сәламәтлек өчен бик файдалы, диләр. Мускуллар, сөяк, буыннар, йөрәк, үпкә, иммунитет ныгый, артык май катламы кими, дип аңлаталар. Район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов, башлангыч профсоюз оешмасы рәисләре һәм профсоюз әгъзалары бу турыда яхшы белә, шуңа да, кышын укытучылар, тәрбиячеләр, техник хезмәткәрләр арасында чаңгы ярышларын оештырмый калмыйлар. Ә ярышка әзерләнмичә булмый. Бер матур көндә Арча стадионына, термоска хуш исле кайнар чәйләр салып, чаңгы ярышына киләләр.
Ул көнне Арча стадионы шау-гөр килеп торды. Ярышта 45 башлангыч профсоюз оешмасыннан 152 кеше катнашты. Ярышлар 40 яшькә кадәрле һәм 40 яшьтән узган хатын-кызлар һәм ир-егетләр арасында – икегә бүлеп уздырылды. Хатын-кызлар эстафетасы да булды. Дүрт хатын-кыз 1әр км чапты. Катнаш эстафетада ике хатын-кыз һәм ике ир-ат 1әр км араны үттеләр. Спорт ярышында, көчлеләр һәм җитезләр булмый калмый. Һәм, иң мөһиме – спорт чараларында катнашу, бер-берең белән күрешү, аралашу, алга таба да чаңгы шуарга дигән нәтиҗәгә килеп, яхшы кәеф белән таралашу.
Барлык җиңүчеләргә һәм призчыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Профсоюз оешмасы рәисе Вакыйф Харисов чаңгы ярышын оештыруда һәм алып баруда булышкан Арчаның 7нче мәктәбе физик тәрбия укытучысы Булат Гәрәевка һәм Курса Почмак мәктәбе укытучысы Хәлил Хәсәновка рәхмәт әйтә. “Ярышларда мәктәп һәм бакча җитәкчеләренең дә, башлангыч профсоюз оешмалары рәисләренең дә катнашуы куандыра”, – диде Вакыйф Харисов. – Менә Апаз мәктәбе директоры Раушан Сибагатуллин Арча педагогика көллиятендә укыган вакыттан ук Татарстанның җыелма командасында булып, Россия ярышларында призлы урыннар алып кайткан чаңгычы. Спорт ярышларында катнашмый калганы юк”. Сүзне дәвам итеп Раушан Хәкимович: “Балтачка бассейнга йөзүгә йөрим. Чаңгыда шуам, җәяү йөрим”, - дип, хәрәкәтнең сәламәтлек өчен әһәмияте турында сөйләп алды.
40 яшьтән узучылар арасында 1нче урынны алган Иске Кырлай мәктәбендә башлангычлар укытучысы, башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Гөлшат Әхмәтҗанова: “Ярышка әзерләнеп килдем, – дип сөйләде. – Балачактан чаңгы шуам. Чаңгыны яратам. Башта Иске Кырлай мәктәбендә физкультура укытучым Айрат Ситдыйков булды. Аннан чаңгыда шууны Арча педагогика көллиятендә дәвам иттем. 4 ел буе чаңгы ярышларына йөрдем. Мәктәптә 2001 елдан эшлим. Шуннан бирле чаңгы ярышында катнаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев