erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Гаптелбаровлар гаиләсе җиңү яулады

Котлыйбыз

"Нечкәбил" аналар һәм гаилә гүзәллеге буенча XVIII республика бәйгесе узды. Республика этабында районнан Гаптелбаровлар гаиләсе чыгыш ясады.
 Диләрә Мәгъсүмовна "Җаваплы Нечкәбил" номинациясенә лаек булды. https://t.me/ekw62p9DwWNhNjgy/2262

Арчадан Диләрә Гаптелбәрова “Нечкәбил” ана булу һәм гаилә матурлыгы республика бәйгесенең зона этабында җиңү яулап финалга үтте,

2010 елда шушы ук бәйгедә ун иң яхшы финалист арасына кергән  була инде ул. Әмма йөккә узуын белгәч, анда катнашудан баш тарта. Һәм менә 13 елдан соң язмыш аңа икенче мөмкинлек бирә.

– Мәгариф идарәсе җитәкчесе әйткәч, каршы килә алмадым. Гаиләм дә ярдәм итәргә булды. Гомумән, безнең иҗади гаилә, – диде Диләрә Мәгъсүмовна. – Зона ярышында сигез катнашучы иде. Шулар арасыннан безгә өстенлек биргәннәр.

Диляра Гаптелбәрова Казан кызы. Әнисе баш хисапчы булып эшләгән, әтисе ДОСААФта инструктор, аннан газпромда. Хәзер икесе дә лаеклы ялда. Апасы Казан мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы. Менә шундый интеллигентлар гаиләсендә тәрбияләнә кыз. Диләрә кечкенәдән музыка мәктәбендә шөгыльләнә, спорт мәктәбенә йөри. Өметле яшь гимнастканы цирк мәктәбенә дә чакыралар, тик әнисенең йөртергә мөмкинлеге булмый.

– Бик яхшы укыдым. Рус теле һәм әдәбиятын аеруча яраттым. Сигезенче сыйныфтан соң Арча педагогия училищесына укырга кердем. Арчада минем әни ягыннан әбием яшәде. Апам училищены тәмамлап Казанга укырга китте, әби янында хәзер миңа торырга, аны карарга кирәк иде. Өченче курста вакытта ул вафат булды, йортын саттылар һәм мин дус кызым янына фатирга күчтем, – диде ул.

Студентларны Арча мәктәпләренә практикага җибәрәләр. Диләрә беренче мәктәпкә йөри башлый. Шунда бергә яшәгән дус кызы Гөлназ аның белән унберенче сыйныфта укучы бер егет кызыксынуы турында әйтә. Танышалар. Рөстәм мәктәпне тәмамлап педагогия институтына укырга керә, Диләрә Казан мәктәбендә башлангыч сыйныфта укыта. Дүрт ел дәвамында очрашып йөри алар. Ахыр чиктә өйләнешеп Арчага кайталар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Әнә шулай биредә төпләнеп калдым, – диде Диләрә Гаптелбәрова. – Тормышта теләгемә ирештем – башлангыч сыйныф укытучысы булдым. Әмма нәрсәдер җитми кебек иде. Зуррак яшьтәге балалар белән эшлисем килде. Шуңа югары белемне рус теле һәм әдәбияты укытучысы буларак алдым. Бу фәннәргә мәхәббәт тәрбияләүдә педагогия училищесында укытучым Илһамия Абдуллинаның тәэсире зур булды. Аның дәресләре миңа бик ошый иде. Читтән торып педагогия институтында шул юнәлештә белем алдым. Моннан тыш Мәскәү хезмәт һәм социаль мөнәсәбәтләр акадедиясенең юриспруденция факультетында да укыдым. Әмма мәктәптән китә алмадым. 2000 елда улыбыз Инсаф туды, бер елдан беренче мәктәпкә рус теле һәм әдәбияты укытучысы буларак эшкә чыктым.

Бүген ул егерме еллык стажы булган, үз фәнен яраткан укытучы. Хәзерге вакытта алтынчы мәктәптә укыта. “Мин бөтен барлыгымны биреп эшлим. Миңа балаларның ныклы белем алуы кирәк”, – ди ул.

Икенче уллары да үсеп җиткән инде. Ранель алтынчы мәктәптә алтынчы сыйныфка бара. Ә Инсаф читтән торып Тольяттида юридик көллияттә укый. Ул да әнисе кебек педагогика көллиятенә кергән иде. Әмма икенче курстан армия хезмәтенә китте. Аннан контракт буенча өч елга калды. Хәзер менә әтисе кебек газпромда эшли дә, укый да, җырлый да.

– Минем әни дә җырлый иде, мин дә вокал буенча махсус хорга йөрдем, фортепианода уйнадым. Бу сәләтебез улларыбызга да күчкән. Инсаф үзенең уңышлары белән дә сөендерә, – диде Диләрә Мәгъсумовна. – Ә әтиләреннән спортка мәхәббәт тәрбияләнде. Рөстәм милли көрәш буенча ике тапкыр Россия, Татарстан чемпионы булды, спорт остасы дигән исем алды, Инсаф та армиядә хәтта халыкара ярышларда да катнашып, җиңүләр яулады. Икесе дә җырлыйлар, конферансье булдылар, Ранель сәнгатьле сөйли.  Иҗат белән спортны берләштерәләр.

Рөстәм үзе Арча егете. Эшче гаиләдә үсә. Әти-әнисе вафатлар инде. Ике югары белеме бар. Педагогия институтының физкультура факультетын тәмамлый, химия-технолоргия институтында газ хезмәте күрсәтү буенча югары белем ала. 21 ел инде Арчада шул юнәлештә эшли. Җиде яшеннән спорт белән шөгыльләнә. Хәзерге вакытта параллель рәвештә өченче мәктәп-балалар бакчасында бушка гимнастика буенча балаларны өйрәтергә дә вакыт таба

– Балалар тугач, без бөтен барлыгыбызны, тырышлыгыбызны аларны тәрбияләүгә багышладык. Гаиләдә берәү дә тәмәке тартмый, спиртлы эчемлек кулланмый. Сәламәт яшәү рәвеше алып барабыз, – диде Диләрә Гаптелбәрова. – Балаларның талантларын ачарга, сәнгатьтә дә, спортта да үзләрен табарга, үсәргә булыштык. Гаиләдә бар нәрсәне уртага салып хәл итәбез. Проблемалар килеп туса, бергәләп чишәбез. Рөстәм үз сүзен әйтә, минем фикерне тыңлый. Соңыннан уртак фикергә киләбез. Ул гаиләдә минем ныклы терәгем. Рөстәм белән мин үземне таш стена артында итеп тоям. Ә балаларыбыз гаиләбезнең бизәге, безнең шатлыгыбыз, горурлыгыбыз.

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/iazmys-ana-ikence-momkinlek-birgan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре