Дәүләт торак фонды йортларында 2025 елда 280 яшь гаилә фатирлы булды
Торак программасы 2020 елда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән гамәлгә кертелде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланган яшь гаиләләр өчен социаль ипотека программасы эшләгән биш ел эчендә республикада 3090 гаилә торак шартларын яхшыртты. Аларның 280е — 2025 елда фатир алды.
Биш ел эчендә фатир алган гаиләләр саны буенча өч лидер шәһәр: Казан (2041 гаилә), Яр Чаллы (447 гаилә) һәм Түбән Кама (282 гаилә).
Программада катнашучылар фатирларны «кереп яшә» принцибы буенча ремонтлы килеш алалар: барлык кирәкле сантехника, исәпләгечләр, датчиклар урнаштырылган. Социаль ипотеканың өстенлекләренең берсе — квадрат метр бәясенең базар бәясеннән сизелерлек түбән булуы.
Исегезгә төшерәбез, гаиләләргә торак шартларын яхшыртуда ярдәм күрсәтү — «Гаилә» илкүләм проектының төп бурычларының берсе.
Социаль ипотека Дәүләт торак фонды тарафыннан 28,5 елга кадәр срокка, еллык 7% ставка белән бирелә. Бала туу (яисә уллыкка/кызлыкка алу) очрагында һәр бала өчен 200 мең сум күләмендә кире кайтарылмый торган компенсация каралган. Аны беренчел взнос буларак яки фатирның квадрат метрларын сатып алу өчен кулланырга мөмкин.
Яшь гаиләләр өчен социаль ипотека программасы ир яки хатынның берсенә 36 яшь тулмаган гаиләләргә юнәлдерелгән. Шулай ук бер ата-ана һәм бала (балалар) булган тулы булмаган гаиләләр дә программада катнаша ала. Программада катнашу өчен түбәндәге таләпләр билгеләнгән:
-
гариза бирүче Татарстанда теркәлгән булырга тиеш, бюджет өлкәсендә эшләү мәҗбүри түгел;
-
гаиләнең һәр әгъзасына 18 квадрат метрдан да кимрәк торак мәйданы туры килергә тиеш;
-
гаиләнең һәр әгъзасына туры килгән айлык керем минималь яшәү минимумыннан югары булырга тиеш;
-
гаиләнең федераль һәм республика программалары кысаларында алынган, шул исәптән Госжилфондның максатчан акчалата заёмы буенча да, түләнмәгән ипотека бурычы булмаска тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев