erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Арча яңалыклары

Һәр атнаның сишәмбесендә Арча районындагы төзелеш объектларында планлаштыру үтә

Район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов белән шул объектларда булдык.

Мәдәният өлкәсенә килсәк, быел Сөрде мәдәният йорты ныклап төзекләндерелә. “Гранд-Мастер“ ширкәте биредә эшләрне төгәлләп килә, тышта территорияне  төзекләндерү белән мәшгульләр. Шәп чыккан, балкып тора мәдәният учагы!

Шура авылында 46 урынга күп функцияле үзәк төзелеп бетеп килә, эчке эшләрне, территорияне төзекләндерүне төгәллисе бар. Ниһаять, авыл халкының хыялы тормышка аша. Шуралар бик лаек моңа!

Юл уңаеннан Яңа Кенәрдә мәчет капка-коймасын эшләп ятучылар янында тукталдык. “Авылның ир-егетләре өмә ясап эшли, әлегә бер тиен дә акча тоткан юк,  – ди Ирек хәзрәт. – Авылның биш ташчысы шушында. Үзебез эшлибез, дип торалар“.
Шушы урында Кәче авыл җирлеге башлыгы Руслан Гәрәев әйткән сүзләр искә төште: “Зират чистартырга чакырдык – нибары биш кеше килде“, - дигән иде ул. Кенәрләрдән үрнәк алырга кирәк!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Яңа Кишеттә “Армада“ ширкәте бик матур авыл җирлеге административ бинасын төзеп куйган. Анда эш Интернет челтәренә тоташудан гына тора.
Арча шәһәрендә “Арча МСОсы“ ширкәте Б.Урманче урамында социаль ипотека программасы буенча 48 фатирлы йорт төзи. Шәһәрдә иң матур йортларның берсе булачак бу. “Комсервис“, “КСМ“ ширкәтләре Б.Урманче һәм Вәгыйзовлар урамнарында 32 һәм 28 фатирлы коммерция йортлары төзиләр.
Быел күп фатирлы 7 йорт ныклап төзекләндерелде.

1 сентябрьдә Арчабаш бистәсендә 500 урынлы 8 номерлы урта мәктәп укучылар кабул итәчәк.
Иске Чүриле, Яңа Кенәр, Сикертән мәктәпләрендә ашханәләр төзекләндерелде.
“Казан арты“ тарих-этнография музей бинасы төзекләндерелде.
Чулпан авылында фельдшер-акушерлык пункты төзелде, Хәсәншәех авылында фельдшер-акушерлык пункты ныклап төзекләндерелде һ.б.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев