Арча районының “Яңа Кенәр коммуналь хезмәтләре” ширкәтендә үзйөрешле машиналарның планлы техник тикшерүе узды. Тәкъдим ителгән 10 берәмлек техниканың барысы да тикшерүне уңышлы узды һәм куркынычсызлык таләпләренә туры килә дип танылды.
Расланган график буенча 4 декабрьдә Арча районының “Яңа Кенәр коммуналь хезмәтләре” ширкәтендә чираттагы техник тикшерү үткәрелде. Тикшерүгә тракторлар, прицеплар һәм юл-төзи техникасы – барысы 10 берәмлек тәкъдим ителде. Бу хакта Арча районы буенча дәүләт техник күзәтүенең баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов хәбәр итте.
«Барлык техника да техник тикшерү таләпләренә туры килә», – диде ул.
Нет комментариев