erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яңа Кенәрдә Җиһангирлар паркы булачак

Профориентация-яшьләрне,аңлы һәм мөстәкыйль һөнәр сайлауга әзерләүнең фәнни нигезләнгән системасы. Ул һәр шәхеснең индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә ала.Һөнәр дөньясы күптөрле һәм үзгәрүчән, вакыт узу белән аларның яңалары барлыкка килә. Кеше тормышында кайда белем алуны дәвам итәргә,ягъни һөнәр сайларга,үз тормыш юлын сайларга туры килү мизгеле җитә.

Яңа Кенәр урта мәктәбендә профориентация буенча күп эш алып барыла. Югары уку йортлары,техникум,училищелардан һәрдаим вәкилләр килеп тора,очрашулар оештырыла.

2023-2024 нче уку елында 7Б  сыйныфы педагогик класс булып ачылды. Сыйныф  җитәкчесе,тәрбия һәм тематик класс сәгатьләрендә укытучы һөнәре турында әңгәмәләр үткәрә, ветеран һәм  педколледж укытучылары белән тыгыз элемтәдә тора. Киләчәктә бу укучылар  арасында  педагоглар булыр диеп ышанып калабыз.

Параллель 7А сыйныфы “Строитель Байконура” билгесе белән бүләкләнгән “Космос нас зовет Зихангиры” китабы авторы Гайнетдинов Хәлил Шайхенурович һәм  мәктәп директоры Зарипов Хәмбәл Хабилович  киңәше белән “ Җиһангирлар” классы итеп ачылды. Бу вакыйганы без -12 апрель көнне тантаналы төстә үткәрдек.

Бу хәрәкәт безнең мәктәптә 2013 нче елдан башланган иде. Шушы чорда бик күп эшләр эшләнде.

Шарипова Римма “ Йолдызлар эстафетасы” Бөтенроссия конкурсында призлы урын алып финалга чыкты. Җиһангирлар аллеясы булдырылды, космонавтлар көненә багышланып агач утырту акцияләре үткәрелеп бара, ел саен зурлап космонавтлар көне үткәрелә. Чувашия республикасы Чоршылы авылына  летчик – космонавт Андрей  Николаевичның музеена бардылар

Хәзер шушы эшләрне безнең 7А классы укучылары  дәвам итә.

 

XX гасырның урталары космонавтика белән бәйле зур хыяллар чоры була. Табигый, галәмне яуларга хыялланнучылар арасында татар кешеләре дә булмый түгел, тик нидер сәбәпле, алар турында бик аз сөйләнә. Без бу хатаны төзәтеп, сезне космонавтика үсешенә өлеш керткән кайбер татар шәхесләре белән таныштырырга булдык. Алар арасында галимнәр, инженерлар, хәрби очучылар бар.  Һәм билгеле безнең туган авылыбыз Яңа Кенәрдән дә шул өлкәдә эшләчеләр бар.Кызганычка каршы, аларның берсе дә галәмгә оча алмаган. Әмма Җирдә хезмәт куеп та, галәми киләчәк өчен зур эш башкарганнар алар.

Хакимов Марс Гарифович – 1931 елның 1 мартында Яңа Кенәр авылында туа.  Яңа Кенәр мәктәбен тәмамлагач Саратов военный училищисына керә һәм хезмәт юлын Мәскәү асты Йолдызлык шәһәрчегендә  политрук булып эшләп дәвам итә. Байканурда хезмәт итә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Гатауллин Гениятулла Гатауллович – стратегик авиация майоры. 1933 нче елның 13 маенда Сөрде авылында туа. Юрий Гагарин, Павел Попович белән очрашкан кеше.

Гагарин космостан җиргә төшкәндә бер төркем солдатларны каршы алырга җибәрәләр. Шулар арасында ике Арча егете дә була. Алар Саляхиев Данил, Халиахметов Миннур. Саляхиев Данил әлеге вакытта Олы Әтнә авылында яши.

Очрашуга Данил абый үзе килде. Ул истәлек- хәтирәләрен укучыларга җиткерде. Ә соңыннан укучыларны тантаналы рәвештә “Җиһангирлар отрядына” кабул иттек, значоклар тактык. Очрашу күңелле үтте.

Бүгенге көндә Яңа Кенәр авылында Җиһангирлар паркына нигез салынды. Аның ачылуы октябрь аена планлаштырыла. Якты,матур парк булуын телибез!

        Хайруллина Ләйсән,7А сыйныф җитәкчесе,Яңа Кенәр урта мәктәбе

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X