erid:2VtzquqpS7d
Яңа комплекслар төзүчеләргә – яшел юл!
Арча яңалыклары

Яңа комплекслар төзүчеләргә – яшел юл!

Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов сөтчелек комплекслары төзүче хуҗалыкларга һәрьяклап ярдәм күрсәтәчәкбез, диде.

15 октябрьдә район башлыгы Алмаз Хисаметдинов җитәкчелегендә район инвестиция советының чираттагы утырышы булды.

– 2030 елга безнең район тәүлеккә 500 тонна сөт җитештерергә тиеш, - диде Алмаз Габдерәүфович. – Моның өчен бөтен шартлар бар. Бүгенге утырышта без яңа сөтчелек комплекслары төзүче һәм төзергә җыенучы хуҗалыклар җитәкчеләрен, банклар вәкилләрен чакырдык.

Утырышта Арча сөт комбинаты, “Яңарыш“, “Ак барс“ агрокомплексы, “Курса МТСы“, “Ватан“, “Кишет“ ширкәтләре җитәкчеләре һәм вәкилләре чыгыш ясады. Яңа комплекслар төзелеп беткәч “Вамин сөт берләшмәсе“ ширкәте тәүлеккә – 160, “Ак барс“ агрокомплексы“ 150 тонна сөт җитештерүне планлаштыра.

 Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов сөтчелек комплекслары төзүче хуҗалыкларга һәрьяклап ярдәм күрсәтәчәкбез, диде.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев