Шәһәр паркында яшь каләм тибрәтүчеләр катнашында иҗади фатирник узды.
Фатирник форматындагы әлеге проектны Арча район Мәдәният йорты хезмәткәрләре инде бишенче тапкыр оештыра. Соңгысы калганнарыннан ачык һавада узуы белән аерылып торды. «Яшьти» исеме астында узган очрашу иҗатка гашыйк яшь каләм тибрәтүчеләрне җыйды.
Чараның төп үзенчәлеге — яшьләр өчен уңай, иркен һәм иҗатка рухландыручы мохит булдыру. Кичәдә катнашучылар үзләренең иҗат җимешләре белән таныштырып, шигырьләрен укыды, хис-кичерешләре һәм киләчәккә планнары белән уртаклашты.
Иҗади кичәдә Яңа Кенәр кызы, бүгенге көндә Әтнә татар дәүләт драма театрының яшь артисты Алия Абдрәшитова, Кәче авылы кызы, районыбызның танылган шагыйрәсе Адилә Афзалова, районыбызның яшьләр, спорт һәм туризм бүлеге белгече, студент елларыннан шигырьләр язучы Зөһрә Садриева, Апаз мәктәбе укытучысы, җырлар һәм шигырьләр авторы Гөлзилә Фәхретдинова катнашты. Кичәгә үзенчәлекле музыкаль бизәкне гитарада Камилә Нурмиева һәм баянда Рәзил Зыятдинов өстәде, Дамир Гасыймов җырларын бүләк итте.
«Шигырьгә хис кирәк...»
Фатирникта катнашучы кызлар иҗат юллары белән уртаклашып, әлеге юлның кайчан башлануы турында, шигырьләрнең кайчан язылуы һәм илһам чыганагы турында сөйләделәр.
Алия Абдрәшитова: «Иң күп шигырь язган вакытым – студент елларым, авылымны, гаиләмне сагынган, кыенлыклар килеп туган вакытлар. Калган матур шигырьләрем башымны югалтып гашыйк булгач язылды. Мин – әти кызы. Иҗатымны, хис-кичерешләремне мин иң беренче әтиемә җиткерәм. Аның туган көненә дә язган шигырем бар. Әтием аны укып елаган иде...»
Адилә Афзалова: «Иҗатымның күп өлешен мәхәббәт темасы алып тора. Шигырьләремне санаганым юк, алар барысы да минем күңел халәтем. Тик бүген мин күбрәк прозага тартыла башладым. Элек чәчмә әсәрләрне язу авыр һәм озак дип уйлый идем. Хәзер фикерем башкача. Шигырьгә хис кирәк булса, прозада чынбарлык, тормыштан алган хәл сурәтләнә. Минем инде тупланган берничә темам бар, шул өлкәдә эшләргә планлаштырам.»
Зөһрә Садриева: «Беренче шигыремне 4нче сыйныфта яздым. Үсә төшкәч иҗатка мәхәббәт темасы белән кереп киттем. Ул җавапсыз мәхәббәт иде. Шул вакытта язган шигырьләрем күп. Элек мин беренче булып шигырҗләремне дәү әни белән дәү әтигә укыта идем, алар минем иҗатымны хуплап тордылар. Бүген гаиләм моңа уңай карый. Шуның белән бик бәхетлемен.»
Гөлзилә Фәхретдинова: «Беренче иҗатка килүем укый-яза белмәгәндә үк булды. Әни савыт-саба юып йөри, мин аның аяк астында йөрим, кырыйда песи йөри. Өстәл астына кереп утырып, әнә шул песигә шигырь такмакладым. Шулай башланган иҗат юлым мәхәббәт темасы белән дәвам итә. Иҗатчылар мине «Мәхәббәт алиһәсе» дип йөртәләр.»
Рәхмәт сүзе
Фатирникта мәхәббәт хисе, туган якны ярату, тормыш һәм фәлсәфи уйлануларны чагылдырган шигырьләр яңгырады. Мондый очрашуларның яшь каләм ияләренә үзләрен сынап карау, тәҗрибә уртаклашу һәм яңа әсәрләр иҗат итү өчен мөмкинлек бирүе дә әһәмиятле.
Район мәдәният йорты директоры Марат Котдусов һәм сәнгать җитәкчесе Ләйлә Мөхәммәтгалиева катнашучыларга рәхмәт хатлары тапшырып, иҗади уңышлар теләде.
«Фатирник форматындагы чараларның районда тагын да үсүен һәм үз тамашачысын табуын телим. Бүгенге чараның максаты районыбызда иҗат итүче яшьләр бар икәнен күрсәтү иде. Чарада катнашучыларның иҗаты киң кырлы. Биредә генә аны күрсәтеп бетереп булмый. Кызлар барысы да соклануга лаек», – диде район мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Ләйлә Мөхәммәтгалиева
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев