26нчы февраль көнне Утар Аты авылында, вакытсыз арабыздан киткән авылдашыбыз Гайнуллин Илгиз Ильяс улы истәлегенә, хоккей турниры оештырылды.
Ярыш мәрхүм рухына дога белән башланып китте. Ярышта Утар Аты авыл җирлеге командалары катнашты. Уенчылар бик матур уен күрсәттеләр. Башлап йөрүче Мостафин Фәнис Камил улына, Ибраһимов Нияз Ришат улына, спонсорларга, хезмәте кергән һәркемгә олы рәхмәт җиткерәбез. Уенның нәтиҗәләре түбәндәгечә: 1 урында Югары Аты, 2урында Субаш Аты, 3 урында Утар Аты, 4урында Орнашбаш командалары.
Нет комментариев