erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

«Әтиегезне саклагыз!»

Оныгыбыз Алмаздан балалар бакчасына беренче көн барып кайтканнан соң: “Алмаз ничек, еламадыңмы?“ – дип сораган идем. Ул шунда ук “юк“ дип җавап бирде. Бераз торгач: “Эчтән генә еладым“, – дип куйды.

Бу юлларны мин дә эчтән генә елап язам, күңел нечкәреп киткән урыннар булса, гаеп итмәссез.

...Узган елның декабре, быелгы гыйнвар башы минем өчен аеруча истәлекле булды. Юбилей, китабым чыгу, мактаулы исем бирелү уңаеннан бик күп котлаулар алдым. Мактаулы исем бирелү турында газета укучыларыбызның күбесе газетаны укыгач белгәндер. Чөнки җомга көнне котлаучылар аеруча күп иде. Алар әле бу вакытта безнең гаиләбезгә зур кайгы килүен белми иде – шушы көнне төштән соң хатыным, балаларның кадерле әниләре, оныкларның яраткан әбиләре Наилә Миннегали кызы арабыздан китеп барды.

Соңгы сулышы өзелергә ике-өч көн кала ул мине үз янына чакырып: “Мин үләм!“ – диде. – Балалар, оныклар үстердек, барысы өчен дә рәхмәт, үпкәләткән вакытларым булса, гафу ит!“ – диде.

Кызларга да (алар ничә көннәр, төннәр буе әниләрен ике яктан кочаклап саклап яттылар) васыятьләрен әйтеп, әтиегезне саклагыз, дигән. Оныклар ялдан киткәндә кочаклап: “Башка күрешмәсәк, бәхил булыгыз!“ – дип  саубуллашканын күңел тулып карап торган идем. Боларны әйтү өчен нинди көчле булу кирәк!
Әле дә гаҗәпләнеп куям, аның бит инде лаеклы ялга чыкканына да егерме елга якын, ә укучылары Наилә апаларын һәр елны беренче сентябрьдә, туган көнендә чәчәк бәйләмнәре күтәреп котларга киләләр! Сәгатьләр буе укыган елларында булган истәлекләрне яңартып, рәхәтләнеп сөйләшеп утыралар. Ул үзе дә аларның һәрберсенең кайда укып, кайларда эшләүләре, гаилә хәлләре турында кызыксынып белеп тора. Соңгы юлга озатырга класслары белән кайтты алар.
Укытучы кайчан да укытучы булып кала. Өч кызыбызның да әниләре һөнәрен сайлаулары юкка түгел. Һәм аларның уңышларын күреп яшәү ата-ана өчен зур шатлык. 

Оныкларны үстерүдә дә өлеше зур әбиләренең. Үз хәле хәл булса да, урын өстендә яткан килеш ул аларның өй эшләрен тикшереп, киңәшләрен бирә иде.
Гаиләнең, балаларның, оныкларның ни өчен кирәклеген шундый авыр вакытларда яхшырак аңлыйсың икән. Оныкларның кечерәкләренә әбиләренең үлеме турында икенче көнне генә әйттеләр. Аларның беренче соравы: “Бабай еламыймы?“ – булган. Бу турыда ишеткәч күзләрдән яшь килде. Икенче көнне зираттан кайтканнан соң да оныкларның күзләре минем күзләрдә иде. “Бабай, бүген мин синең белән әби бүлмәсендә йоклыйм!“ – диде Зилә. Мулла да үлгән кешенең җаны кырык көнгә кадәр монда була, дип сөйләгән иде. Кырык көнгә кадәр ул бүлмәдә ут та янып торырга тиеш. Зилә бу бүлмәдә йокларга теләвенең сәбәбен дә әйтте: “Минем әбине төштә күрәсе килә“, – диде. Иртән торгач беренче сүз дә шул турыда. Әлегә беребезнең дә төшенә кермәгән. Кермәскә дә мөмкин.  Минем әти белән әнинең үлгәненә утыз елдан артык, бер тапкыр да төшкә кергәннәре юк. Бу турыда әйткәч, бер дин әһеле димәк канәгать булып яталар, диде.
Бер танышым кайгымны уртаклашкач, син дә ялгыз калдың, дип куйды. Әйе, ничә еллар бергә гомер иткән тормыш юлдашыңны, балаларның кадерле әниләрен, оныкларның сөекле әбиләрен югалту авыр. Әмма мин ялгыз түгел! Бер оныгым: “Бабай синең кебек  кеше  җирдә генә түгел, космоста да юк!“ – дип күкләргә  күтәрде. Горурланырлык кызларым, үз улларымдай кияүләрем, әнә нинди оныкларым бар!

Әле минем өчен терәк булган менә дигән хезмәттәшләрем бар!  Баш мөхәрриребез Исрафил Насыйбуллин: “Ильяс абый, иң бәхетле кеше – кирәкле кеше. Син безгә кирәк!“ – дип күңелне үстереп тора. Минем яшьтә  кирәкле кеше булып кала алу – үзе зур бәхет ул!
Безнең гаиләбез өчен авыр көннәрдә  кайгыбызны уртаклашкан, ярдәм иткән район башлыгы Илшат Нуриевка, район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятовка, Арчаның 6нчы, 3нче мәктәпләре коллективларына, дусларга, туганнарга, тугрылыклы газета укучыларыбызга, барлык кешеләргә зур рәхмәт!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев