Котлы булсын.
Бүген Дания һәм Бахман Гыйльметдиновлар тантаналы төстә алтын туйларын билгеләп үтте. Алар, нәкь кызыл туйда кебек, кулга-кул тотынып тере коридор аша залга узды. Бу юлы аерма шунда - аларны алкышларга күмеп балалары, онык-оныкчыклары, күпсанлы туганнары каршы алды.
Алтын юбилярлар ЗАГС бүлегенең Дан китабына кул куйды, символик "алтын туй" медальләре, алтын балдаклары белән алмашты, туй биюен башкарды.
Юбилярларны район хатын-кызлар советы рәисе Альмира Гатауллина котлады һәм район башлыгы Алмаз Хисаметдиновның котлау адресын, истәлекле бүләк тапшырды.
Нет комментариев