erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Җиңү диктанты”н Арчада да яздылар

26 апрельдә Россиядә һәм чит илләрдә алтынчы тапкыр “Җиңү диктанты“ традицион акциясе узды

Әлеге мөһим чарадан Арча районы да читтә калмады. Районыбызның төп һәм гомуми белем бирү мәктәпләрендә, Арча педагогика һәм агросәнәгать көллиятләрендә “Җиңү диктанты“ тестларын эшләделәр. Без дә Арчаның 1нче мәктәбендә узган “Җиңү диктанты“нда катнаштык.

Акция ачылышын мәктәп укучылары концерт чыгышлары белән башлады.  Исеме диктант дип аталса да, бирем нигездә тестлардан тора. Сораулар Бөек Ватан сугышы тарихына багышланган. Быел тесттагы сораулар Ленинградның фашистлар блокадасыннан тулысынча азат ителүенең 80 еллыгына, язучы-фронтовикларның юбилейларына, шулай ук башка юбилей даталарына багышланган.

Арчаның 1нче һәм 3нче мәктәпләрендә 400 кеше бирем эшләде. Аларга 45 минут эчендә 25 биремне үтәп чыгарга туры килде. Акциядә катнашучы унынчы һәм унберенче сыйныф укучылары, төрле яшьтәге һөнәр ияләренең эшләре бергә туплап Казанга тикшерүгә җибәреләчәк. Соңыннан интернет челтәре аша тест билгеләрен белергә була.

Диктанттан иң беренче булып Фәнил Кашапов чыкты. Биремнәрнең җиңел булмавын әйтте ул. Үзе тарих укытучысы булса да, хәтта ул белеп бетермәгән сораулар да булган.

“Сораулар мәктәп программасы буенча гына түгел. Шуңа күрә күп укырга, өйрәнергә, интернет аша тестлар чишеп әзерләнергә кирәк”, – ди.

Рания Әюпова Кушлавыч мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта. “Җиңү диктанты”н ел саен яза. Мондый диктантлар үзебез өчен күбрәк мәгълүмат алу, яшь буынга патриотик тәрбия бирү өчен дә кирәк дигән фикердә ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Александр Белов диктант язарга хәрби киемнән килгән иде. Ул гомеренең 34 елын Байконурда хәрби хезмәткә багышлаган. Заманында үзе тәмамлаган 1нче мәктәпкә килеп, парта артына утырып җиңү диктантын язу аңа аеруча шатлык булган.

Быелгы “Җиңү диктанты”ның бер үзенчәлеге – катнашучылар геройларга хат та язды. Арча районының яшь гвардиячеләре оештырган чарада солдатларга 350 хат язылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X