erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Изге Рамазан ае башлануына бер айдан аз гына күбрәк вакыт калып бара

Рамазан – мөселманнар өчен иң изге айларның берсе, чөнки нәкъ шул чорда мөэминнәр мәҗбүри ураза тота, күбрәк гыйбадәт кыла, Коръән укый һәм изге гамәлләр башкарырга омтыла.

 Рамазан – мөсе

Быел Татарстанда Рамазан  кайчан башлана?

2026 елда Татарстан Республикасында Рамазан ае 18 февраль кичендә, кояш баегач башлана. Шуңа күрә уразаның беренче көне 19 февральгә туры киләчәк.

Ураза ничә көн дәвам итә?

Быел ураза 29 көн дәвам итәчәк, соңгы ураза көне 19 март була. 20 мартта Татарстанда Ураза бәйрәме (Гает) билгеләп үтеләчәк. Республикада бу көн рәсми ял көне булачак, шуңа күрә мөселманнар аны тулысынча бәйрәм намазына, дога кылуга һәм изге эшләргә багышлый алачак.

Ураза тоту кагыйдәләре

Ураза вакытында мөселманнар кояш чыкканнан кояш баеганга кадәр  ашау-эчүдән,  якынлык кылудан тыела, рухи пакьлеккә омтыла, начар сүзләрдән һәм гамәлләрдән ерак тора.

Рамазан аенда гыйбадәт

Рамазан аенда мөселман ир-атларына мәчетләрдә ястү намазыннан соң тәравих намазы уку киңәш ителә. Шулай ук бу айда Коръән уку,догалар кылу,сәдака бирү, Аллаһка гыйбадәттә тырышлык күрсәтү аеруча саваплы гамәлләр булып санала.

Рамазан ае – рухи чистарыну, сабырлык һәм игелек ае. Бу вакытта кылынган һәр изге эш Аллаһ каршында күпкә артыграк әҗер-савапка ия була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре