erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кәче Мәдәният йортында зур концерт булды.

Арча Шамкае һәм аның командасы Кәчедә булдылар

Билетлар сатылганнан кергән акча авылдан мобилизацияләнеп киткән егетләрнең гаиләләренә тапшырылачак.
– Без бу концертны иҗатташ дусларым Алмаз Рәхимов һәм Айрат Кәримуллин белән оештырдык. Егетләргә әйтүем булды, шунда ук күтәреп алдылар. Арча кызы Зәринә Никитина, пародист, җырчы, шулай ук иҗатташ дустым Булат Гыйльманов безгә кушылды. Бүген Расих Галимҗанов та матур җырлары белән сөендерде. Максатыбыз – шушындый авыр вакытта мобилизацияләнеп киткән егетләребезнең гаиләләренә кулдан килгәнчә ярдәм итү. Төрле авылларга йөрибез. Үзебезнең җай белән. Бу өченче концерт инде, – диде Марат Газизов, ягъни Арча Шамкае. 

Чыгышлар искиткеч булды. Шундый изге ният белән оештырылган концертка кеше дә күп килгән иде. Бу урында Расих Галимҗановның җыр юлларын искә төшереп үтәсе килә: “Тормыш юллары катлаулы, бергә булыйк гомергә”. Артистлар берсеннән-берсе матур җырларын башкарды, тамашачыны да тик тотмады. “Кәчеләр – усал, әмма бердәм халык”, – диде Марат Газизов. Бу юлы да Кәче авылы халкы бердәмлекләрен раслады. Чыгышлар хитка әверелгән “Киек каз юлы” җыры белән тәмамланды. 

Концерт барышында алдагы рәттә генә утырган Марат белән Фирдүскә (алар кыска вакытлы ялга кайткан) күз төшергәләп алдым. Халык артистларга кушылып җырлады, күңел ачты, көлде, җырчыларны алкышлады. Әмма аларның күзләре моңсу иде. Йөзләрендә көлү түгел, елмаюның әсәре дә чагылмады. “Алла боерса, җиңү яулап бөтенләйгә кайтыгыз да, сез дә авылдашларыгыз белән бергә көлеп-җырлап-шаярып бәйрәм итәрсез”, – дип уйладым эчемнән генә.
“Концерт карап йөри торган вакытмени? Берәүләр сугышта газап чигә, икенчеләр җырлап йөри”, – диде бер танышым икенче көнне әлеге чара турында сөйләгәч. Килешмим, Бөек Ватан сугышы елларында да куйганнар аны. Хәтта танылган артистлар сугыш кырларына, госпитальләргә барган. Ә Марат Газизов командасы изге ният белән йөри. Рәхмәт аларга. Бу егетләрне хөрмәт итү, әти-әниләре, гаиләләренә аз булса да ярдәм күрсәтү. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Марат Газизовка һәм аның командасындагы егетләргә дә матур чыгышлары, халык күңелен күргәннәре өчен зур рәхмәт. Залда әле ялга кайтмаган егетләрнең дә әти-әниләре, хатыннары утыра. Аларга да тиз арада якыннары белән очрашу насыйп булсын. Концерт билетлары сатудан җыелган акчага авыл халкы җыйган акчаны да кушып иртәгә үк мобилизацияләнеп киткән егетләребезнең гаиләләренә бирәм, – диде Кәче авыл җирлеге башлыгы Руслан Гәрәев (икенче көнне ул вәгъдәсендә торып, шәхсән үзе һәр гаиләдә булып, бишәр мең сум акча тапшыруы турында шалтыратып әйтте). – Берегезнең дә капкасын кайгы-хәсрәт җиле какмасын, улларыгыз, ирләрегез исән-сау кайтсын.
– Ярдәмегез килә. Бик зур рәхмәт сезгә, авылдашлар, якташлар. Бүген безне шулай зурлавыгыз өчен дә рәхмәт, – диде соңыннан сәхнәдән Марат.  
– Борчылмагыз, бар да яхшы. Ашарга-эчәргә җитә. Арча ягыннан егетләр бар. Аралашабыз. Анда да дуслык кирәк. Тик... сагындыра, – диде Фирдүс.

Фирдүс 26 сентябрьдә киткән иде. Ул чакта улы Муратка өч яшь була. “Әле кайбер сүзләрне генә әйтә иде. Хәзер сөйләшә башлаган. Үсеп киткән”, – диде ул. Хатыны Гөлназ белән Мурат аның бөтенләйгә кайтканын түземсезлек белән көтәчәк.
Маратның башлангыч сыйныфларда укучы  ике баласы бар. Хатыны Гөлназ белән аралашырга теләгән идем дә, аның бер сүз дә әйтә алмыйча  торуын, күзләреннән менә-менә яшь атылып чыгарга әзер булуын күреп тынып калдым. Авыр, бик авыр, Гөлназ. Исән-сау гына кайтсын.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X