Гомерләр тиз үтә, шуңа да бер-береңнең кадерен белеп яшәргә кирәк.
Кушлавычта яшәүче Әлфия һәм Габделфәт Галимҗановларның өйләнкшкәненә 50 ел.Юбилейлары белән өйләренә барып котладылар. Утар Аты авыл җирлеге башлыгы Альбина Мөхәмәтгалиева район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды, юбилярларны матур итеп котлады.
Балаларының уңышларына сөенеп, туганнарына, дусларына үрнәк булып яши бу гаилә, ди авылдашлары.
Алар читтә яшәп Габделфәтнең туган авылы Кушлавычка кайталар. Икесе дә фермада эшлиләр. Габделфәт хәрби булган кеше. Ике кыз үстерәләр.
Алга таба да исән-сау булып-, балалар куанычы белән яшәргә язсын.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев