Кар һәм боз төшү очраклары: кем җаваплы?
Кышын биналарның түбәләреннән, балконнардан һәм козырькалардан кар һәм боз кисәкләре төшү очраклары еш очрый. Мондый хәлләрдә кем җаваплы дигән сорау туа. Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бу кар яки бозның кайсы объекттан төшүенә бәйле.
Күпфатирлы йортларның түбәләре
Күпфатирлы йортларның түбәләре гомуми милек булып санала. Аларның тиешенчә карап тотылуы өчен идарәче компанияләр (УК, ТСЖ, ЖСК, ЖК) яки алар җәлеп иткән подряд оешмалар җаваплы.
Йортларны карап тоту эшләренә түбәндәгеләр керә:
-
түбәләрне боз һәм сөңге бозлардан чистарту;
-
барлык түбәләрдә кар өемнәрен вакытында бетерү;
-
кыек түбәләрдә су агызу системасын һәм кырыйларны чистарту;
-
балконнардан һәм козырькалардан кар һәм бозны алу.
Әлеге эшләрне идарәче компания яки аның подрядчылары башкарырга тиеш.
Балконнар һәм рөхсәтсез урнаштырылган козыреклар
Балконнар һәм рөхсәтсез урнаштырылган козыреклар фатир хуҗасының шәхси милке булып санала. Әмма аларның имин торышы өчен җаваплылык фатир хуҗасы белән идарәче компания арасында уртак.
Балконнарны һәм козырекларны кар һәм боздан чистарту эшләрен идарәче компания яки аның подрядчылары башкарырга тиеш.
Фатир хуҗасына нишләргә?
-
Балконда куркыныч тудыра торган кар яки боз күрсәгез, идарәче компаниягә язма рәвештә хәбәр итегез.
-
Әгәр мөрәҗәгать җавапсыз калса, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясенә шикаять юллагыз.
Игътибар: әгәр хуҗа чаралар күрмәсә һәм кар яки боз төшүе зыян китерсә, зыянны каплау җаваплылыгы хуҗага йөкләнергә мөмкин.
Идарәче компания үз эшен башкармый икән, мөрәҗәгать итү адресы: https://gji.tatarstan.ru/priem.htm
Торак булмаган биналар
Торак булмаган биналардан төшкән кар һәм боз өчен бинаның хуҗасы җаваплы.
Милекче турында мәгълүмат ЕГРН аша, идарәче оешмалар турында — ГИС ТКХ (dom.gosuslugi.ru) порталыннан белергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев