erid:2VtzquqpS7d
Кая бара бу дөнья: кечкенә улын суда батырып үтермәкче булга
Арча яңалыклары

Кая бара бу дөнья: кечкенә улын суда батырып үтермәкче булга

Гаиләдә низаг чыккан. Баланың гаебе нәрсәдә?

Кечкенә улын елгада батырып үтермәкче булган Гадәттән тыш хәл 1 сентябрьдә Төньяк Осетиянең Киров районында булган. Анда 39 яшьлек хатын-кыз үзенең 9 яшьлек улын Терек елгасына ыргыта. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, баланы могҗиза белән коткарып калалар. Малайның өлкән абыйсы узып баручы автомобильне туктата һәм машина йөртүчедән ярдәм сорый. Тегесе, баланы елгадан тартып чыгара.   Бу факт буенча тикшерү башланган.   Вакыйга алдыннан гаиләдә ниндидер низаг чыкканлыгы билгеле, шуның аркасында бу хатын-кыз, үзе белән өч баласын алып, елгага киткән һәм улын батырып үтермәкче булган. Фото: пиксабай  

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=34242


Арча Арча районы Арча хәбәрләре

Нет комментариев