IX чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына сайлауларның өченче көнендә Бәйсез дәүләтләр берлеге күзәтүчеләре миссиясе делегациясе эшлекле сәфәр белән Яңа Кырлай җирлегендә булды.
Кунакларны Арча районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов һәм Арча район Советы Аппараты җитәкчесе Роберт Хәбипов озата йөрде. Күзәтүчеләр башта Кырлайдагы Габдулла Тукай әдәби-мемориаль музей комплексы белән таныштылар. Аларны музей җитәкчесе Алинә Мөхәмәтшина каршы алды һәм яңартылган музей буенча экскурсия ясады.
Яңа Кырлай авылы җирлеге башлыгы Газинур Сәфәров делегацияне 965нче номерлы сайлау участогына озатты. Күзәтүчеләр биредә тавыш бирүне оештыру белән таныштылар, участок сайлау комиссияләре әгъзалары, күзәтүчеләр һәм сайлаучылар белән аралаштылар.
«Юллар яхшы, музей-комплекс югары дәрәҗәдә, бар да төзек, бик яхшы оештырылган. Сайлауларның да оешкан төстә баруы күренә. Авыл җирлегендә мондый чаралар аеруча яхшы үтә, җитешмәгән якларны күрмәдек», – диде миссия хезмәткәрләре.
Нет комментариев