erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстанда торак төзелеше планының 90 проценты үтәлгән

Ел башыннан республикада 2 млн 856 мең квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылган. Бу — еллык планның 90 проценты.

 

Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде, анда Премьер-министр Алексей Песошин да катнашты.

Торак төзелешендә аерым юнәлешләр буенча да эш дәвам итә. Коммерция төзелеше кысаларында 106 күпфатирлы йорт сафка бастырылган, аларның гомуми мәйданы 942 мең квадрат метрдан артып китә. Социаль ипотека программасы буенча 38 йортта төзелеш тәмамланган — барлыгы 111 мең квадрат метрдан артык. Ә шәхси торак төзелешендә 1 млн 802 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган.

Республикада социаль инфраструктура объектлары төзелеше дә дәвам итә. Мәгариф өлкәсендә Казандагы мәктәп һәм Питрәч, Зеленодольск районнарындагы ике балалар бакчасы төзелә. Казандагы стационарның кабул итү-диагностика бүлегенең әзерлеге 83 процентка җиткән. Спорт өлкәсендә елга планлаштырылган 14 объектның барысы да төзеп тәмамланган. Шулай ук төзекләндерү һәм инженерлык челтәрләрен яңарту программалары гамәлгә ашырыла: 51 җәмәгать территориясенең 42сендә эшләр инде төгәлләнгән, эчәргә яраклы су белән тәэмин итү программасы 95 процентка үтәлгән.

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев