Арча районында сайлаулар вакытында өч кеше кыйммәтле бүләккә ия булды
Сайлауларның өч көне дәвамында Татарстанда кыйммәтле бүләкләр уйнатыла. Арча районы гаиләләре дә бүләк уйнатуда актив катнаша. Катнашучылар арасыннан өч җиңүче бар инде.
Кәче авылыннан Альмир Фарухов Татарстан буенча әлеге бүләкнең өченче җиңүчесе булды. Без аның белән аралашып, җиңү хисләре белән уртаклашуын сорадык.

«Моңарчы катнашканым булса да, отканым юк иде. Көтелмәгән булды. Тормыш иптәшем айфон алып кайт инде сайлаулардан, диде иртәндән. Отарга насыйп булды. Һәркемгә катнашырга һәм бәхетен сынарга кирәк», – диде ул.
Татарстан буенча алтынчы, Арча районы буенча икенче җиңүче — Венера Гарипова. Өчиле мәктәбе укытучы-оештыручысы да сайлаулар вакытында призлар уйнатуда катнашып, яңа смартфонга ия булды.
Өченче җиңүчебез – Арча районының Түбән Мәтәскә авылыннан балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Чулпан Харисова. Ул да 17нче айфонлы булды.
Нет комментариев