erid:2VtzquqpS7d
«Остаз» проекты район һөнәрчеләрен барлый
Арча яңалыклары

«Остаз» проекты район һөнәрчеләрен барлый

«Татарстанда җәй» проекты кысаларында Арча районында чаралар дәвам итә

16 сентябрьдә районыбызның Шәһәр паркында үз эшен «Остаз» иҗади проекты башлап җибәрде. Проектның төп максаты — районда яшәүче һөнәрчеләрне барлау, аларның үзенчәлекле кәсепләрен халыкка таныту һәм милли һөнәрләрне яшь буынга җиткерү.

 «Остаз» проектының беренче кунагы — шәл бәйләү остасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нәсимә Гарифуллина булды. Чара барышында ул катнашучыларга йон эрләү, шәл бәйләү үзенчәлекләре турында сөйләде, әлеге борынгы һөнәрнең серләре белән таныштырды һәм кул эшләре үрнәкләрен күрсәтте.

«Проект кысаларында киләчәктә дә районның төрле юнәлешләрдә иҗат итүче осталары белән очрашулар үткәрү, аларның тәҗрибәсен һәм осталыгын яшь буынга тапшыру күздә тотыла» – диде район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Ләйлә Мөхәмәтгалиева.

 


Нет комментариев