erid:2VtzquqpS7d
Нодулярный дерматиттан саклану өчен малларны вакытында вакцинацияләү мөһим
Арча яңалыклары

Нодулярный дерматиттан саклану өчен малларны вакытында вакцинацияләү мөһим

Арча районында эре мөгезле терлек асраучыларга нодуляр дерматит куркынычы турында район ветеринария берләшмәсе белгечләре авыруның тиз таралуын билгеләп, хуҗалыкларга профилактик чараларга игътибар бирергә һәм терлекләрне вакытында вакцинацияләргә киңәш итә.

 

Нодуляр дерматит — вируслы авыру. Ул малларның сәламәтлегенә генә түгел, хуҗалыкның икътисади хәленә дә җитди зыян китерергә мөмкин. Авыру вакытында терлекнең тән температурасы күтәрелә, тиресендә үзенчәлекле төеннәр барлыкка килә, күз һәм сулыш юлларының лайлалы тышчалары зарарланырга мөмкин.

Авыруның нәтиҗәләре дә җитди: сыерларның сөт бирүе кискен кими, терлекләр ябыга, буаз сыерларда аборт булырга мөмкин. Кайбер очракларда үрчемгә бәйле проблемалар һәм хәтта малның үлүе дә күзәтелә. Вирусны чебен, черки һәм талпан кебек бөҗәкләр тарата, шуңа күрә инфекция башка терлекләр белән турыдан-туры аралашмаган көтүлеккә дә үтеп керергә мөмкин.

Профилактика — төп саклану чарасы

Нодуляр дерматитны дәвалау катлаулы һәм һәрвакытта да нәтиҗәле булмый. Шуңа күрә белгечләр авыруны булдырмауга аерым игътибар бирә.

Терлекләрне вакцинацияләү — нодуляр дерматиттан саклануның иң ышанычлы юлларының берсе.

Арча районы ветеринария берләшмәсе белгечләре планлы вакцинация үткәрә. Ветеринарлар хуҗалыкларга килеп, терлекләрнең хәлен бәяли, вакцинация буенча киңәшләр бирә һәм кирәкле процедураларны башкара.

Телекләргә вакытында вакцинация үткәрү авыруны кисәтүнең иң ышанычлы юлы

Терлекләрен әле вакцинацияләмәгән хуҗаларга, шулай ук прививка үткәрү тәртибе һәм вакыты турында сораулары булганнарга ветеринария белгечләренә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим ителә.

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев